28 мартта Чаллы шәһәренең Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда «Мин дөньяны өйрәнәм» конкурсының турыдан-туры катнашмалы этабы үткәрелә

2015 елның 16 марты, дүшәмбе

28 мартта Чаллы шәһәренең “1нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае” өстәмә белем бирү муниципаль автоном мәгариф оешмасында “Мин дөньяны өйрәнәм” конкурсының турыдан-туры катнашмалы этабы үткәрелә. 1-4 класс укучыларының тикшеренү һәм иҗат эшләренең IV республика конкурсын интеллектуаль үсеш бүлеге Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе ярдәмендә үткәрә.

Конкурс түбәндәге юнәлешләр буенча үткәрелә:

– Экология: тере булмаган табигать объектлары һәм күренешләре;

– Яшел ярдәмчеләр: үсемлекләр һәм гөмбәләр экологиясе, биологиясе;

– Хайваннар дөньясында: балыклар, бөҗәкләр, имезүчеләр экологиясе, биологиясе;

– Канатлы дуслар;

– Кеше экологиясе һәм аның саулыгы.

Быел конкурста катнашуга Татарстанның Кама буе төбәгендә яшәүче 400дән артык укучы бала гариза биргән.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International