Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров республиканың муниципаль берәмлекләре белән шәһәрләр һәм муниципаль районнар территорияләрен санитар чистарту буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. 2015 елның 18 мартында Татарстан Министрлар Кабинетының “2015 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр санитар-экологик икеайлык үткәрү турындагы” карары чыккан. Министр муниципалитетларның вазифалы затларын һәм административ комиссияләрне бозышларны ачыклау һәм административ материаллар төзү буенча актив эшчәнлек алып барырга чакырды. Муниципалитетларның үз территорияләрен тиешле санитар тәртиптә тоту буенча барлык төр күзәтчелек вәкаләтләре бар. Тулаем, Артем Сидоров әйткәнчә, Татарстанда санитар-экологик икеайлыкка әзерлек чаралары тиешенчә үткәрелә. 19-24 мартта республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә санитар-экологик икеайлыкка әзерлекне тикшерү буенча зона киңәшмәләре үткәреләчәк.
2014 елгы санитар-экологик икеайлык йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар, икеайлык чорында төзекләндерү кагыйдәләренә контроль буенча Министрлыкның һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтләре, ТР КоАП 3.6 статьясы буенча беркетмәләр төзү турында киңәшләр белән министр урынбасары, табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов таныштырды.
Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов катнашты. Ул республика муниципаль районнарының ТР КоАП 3.6 статьясы буенча беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазифалы затларының 2014 елгы эш йомгаклары турында доклад ясады һәм тапшырылган вәкаләтләрне тулы күләмдә үтәмәгән өчен муниципаль районнарга карата күрелә торган чаралар турында сөйләде.
Министрлыкның матбугат хезмәте