Экология министрлыгында фәнни-техник совет (җир асты байлыкларыннан файдалану секциясе) утырышы булып узды

2015 елның 17 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында фәнни-техник совет (җир асты байлыкларыннан файдалану секциясе) утырышы булып узды. Утырышны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Тимур Акчурин үткәрде. Биектау районында проектланучы торак массивны эчә торган су һәм хуҗалык-көнкүреш сулары белән тәэмин итүче җир асты чыганагын нигезләү өчен эзләү-бәяләү эшләре хисабы һәм бораулана торган скважиналардан, ГИСны керн анализына бәйләү максатында, керн, шлам һәм грунтлар сайлап алу стандартларын әзерләү проекты каралды.

Министрлыкның матбугат хезмәте


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International