Бүген Казанның 84нче “Яшьлек” балалар бакчасында Бөтендөнья Су хәзинәләре көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Аны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы әзерләгән иде. Экологик агарту һәм җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлегенең башкаручы белгече Елена Гыйльмеҗанова балалар белән конкурслар, викториналар һәм интерактив уеннар үткәрде.
Чараның максаты – тәрбия-белем тирәлегендәге гаилә – бала – балалар бакчасы – җәмгыять субъектларының экологик гыйлемнәрен күтәрү, суның үзлекләре, торышлары һәм функцияләре турында белем бирү, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, су хәзинәләрен бәрәкәтле куллану тәрбияләү.
Министрлыкның матбугат хезмәте