Буа шәһәренең 2нче лицеенда мәктәп балаларының “Яшел дөнья үз кулыңда” дигән XIV район экологик конференциясе үткәрелде. Чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе белгечләре дә катнашты. Конференциянең максаты – мәктәп балаларының экологик белемнәрен камилләштерү, мәктәпләрдә экологик культураны үстерү буенча эшләрне мотивлаштыру, тулай, коммуникатив һәм тикшеренү компетенциясе кимәлен күтәрү иде.
Мәктәп балалары конференциясе түбәндәге секцияләр буенча үткәрелде:
– гомуми экология;
– туган як экологиясе;
– әйләнә-тирәлек һәм кеше саулыгы.
Өч секциядә беренче урыннарны алдылар:
– Буа шәһәренең 5нче мәктәбе;
– Буа районы Яңа Тинчәле урта мәктәбе;
– Буа шәһәре Лицей-интернаты (сәләтле балалар мәктәбе).
Министрлыкның матбугат хезмәте