2015 елның 1 апреленнән Татарстанда шәһәрләр һәм муниципаль районнар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башлана. Аңа әзерлек кысаларында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан, муниципалитетлар вәкилләре катнашында, зона киңәшмәләре үткәрелә. Бүген министр урынбасары – Татарстанның әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов Әлмәт, Лениногорск шәһәрләрендә (Чирмешән һәм Норлат районнары вәкилләре катнашында), Бөгелмәдә һәм Азнакайда (Мөслим, Ютазы, Баулы районнары вәкилләре катнашында) киңәшмәләр үткәрде.
Аларда шундый мәсьәләләр тикшерелде:
– тармак территорияләрен санитар чистарту планын раслау;
– икеайлыкны үткәрү эшләрен координацияләү өчен оператив штаблар төзү;
– муниципаль берәмлекләрнең административ комиссияләренең торак җир һәм шәһәр округы территорияләрен төзекләндерү, калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен үтәүгә контрольне көчәйтү буенча эшчәнлеге;
– пляжларны, скверларны, паркларны, балалар мәйданчыкларын, азык-төлек һәм әйбер базарларын, халык күпләп ял итә торган урыннарны, ял базаларын, бакчачылык җәмгыятьләрен һәм гараж кооперативларын, шәхси торак секторы территорияләрен санитар чистарту чараларын үткәрү;
– каты көнкүреш калдыклары һәм биологик калдыклар полигоннарын тиешенчә тоту һәм алар янәшәсендәге җирләрне санитар чистарту чаралары күрү.
2015 елның 25 мартына кадәр санитар-экологик икеайлыкка әзерлекне тикшерү буенча зона киңәшмәләре Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә үткәреләчәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте