2015 елның 3 августында, Рус Географик Җәмгыятенең Чистай шәһәр бүлеге башлангычы белән, Татарстанның кече елгалары буйлап Экологик экспедиция башлана. Җәмгыять яшьләренең су асты тикшерүләре отряды Чишмә, Прость һәм Кама елгалары буйлап катамараннарда узачак. Маршрутка 3 август көнне 10.00дә Яңа Чишмә авылында чыгып, 6 августта Чистай шәһәренә кайтачаклар. Экспедиция отрядында ике төркем бар: катамараннарда елга буйлап йөзүче төркем һәм аны маршрут буенча автомобильләрдә озата баручы төркем.
Проект Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән 2016 елда үткәреләчәк Идел һәм Каманың сулык саклау зоналары елына багышлана. Экологик экспедиция Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте, Чистай һәм Яңа Чишмә район муниципалитетлары катнашында, җәмәгатьчелек игътибарын елгаларның һәм сулык ярларының экологик торышы проблемаларына юнәлтү, халыкта табигатьтән файдалану һәм экология культурасы формалаштыру, кече е
20 августка кадәр Анатолий Щеповскихка багышланган, 2015 елның 2 сентябрендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә үткәреләчәк “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык” конференциясе йомгаклары буенча хезмәтләр җыентыгында бастыру өчен докладлар кабул ителә. Конференция 2015 елгы Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында үткәрелә.
Анатолий Щеповскихка багышланган “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык” X Бөтенроссия конференциясе түбәндәге юнәлешләр буенча үткәрелә:
– Әйләнә-тирәлеккә мониторинг:
- әйләнә-тирәлеккә мониторингның региональ системалары;
- әйләнә-тирәлеккә мониторингның җитештерү системалары;
- экологик һәм экоаналитик контроль;
- фәнни тикшеренүләр һәм әйләнә-тирәлекнең сыйфатын бәяләү.
– Экотехнологияләр:
- инновацион технологияләр, әйләнә-тирәлекнеТатарстанда автоягулык станцияләрен мотор ягулыгы парларын тоту системалары белән җиһазлау дәвам итә. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре бүген Казанның Зәкиев урамында урнашкан “Гефест” ҖЧҖ станциясендәге шундый бер системаны карады.
2015 ел азагына кадәр булган беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итү субъектлары үз автоягулык станцияләрен расланган программаларда каралган
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика яшьләренең 4нче ачык “Саф караш” социаль экологик реклама конкурсы башлану турында белдерә.
Конкурс халыкны әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү, яшьләргә экология өлкәсендәге теге я бу проблемага үз карашын белдерү мөмкинлеге бирү максатында үткәрелә. Конкурс эшләрендә Россия Федерациясенең атмосфера һавасын, су һәм җир хәзинәләрен саклау, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү буенча иң көнүзәк экологик проблемаларны чишү идеяләрен, шулай ук яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләрен чагылдырырга кирәк.
Массакүләм хәбәр чаралары арасында Россия Федерациясенең су хуҗалыгы комплексын заманчалаштыруга һәм үстерүгә юнәлтелгән дәүләт башлангычларын яктыртуның иң яхшы тәҗрибәләрен стимуллау, җыю һәм тарату максатларында “Россия Федерациясенең су хуҗалыгы комплексын 2012-2020 елларда үстерү” федераль максатчан программасы кысаларында тормышка ашырылучы “Россия суы – 2015” бөтенроссия конкурсы игълан ителде.
Конкурс “Су хуҗалыгы комплексын үстерүнең информацион-аналитик үзәге” ФДБО башлангычы белән үткәрелә.
Конкурсның максатлары: журналистлар, хакимият органнары, киң җәмәгатьчелек игътибарын илнең суСу спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионатының ачык суда ярышлар көннәрендә Казансу елгасының торышы “Фламинго” экоаналитик судносы ярдәмендә көчәйтелгән контрольдә тотылачак. Ул ике тирәнлектә өзлексез рәвештә суның төп физик-химик параметрларын (температурасын, чагыштырма электр үткәрүчәнлеген, минеральләшү кимәлен, кислород һәм водород ионнары концентрациясен, окисьлашу-кайтарылу потенциалын) батырма датчиклар ярдәмендә үлчәү системасы белән җиһазланган һәм суның торышын оператив күзәтергә мөмкинлек бирә. Батырма датчиклардан алынган барлык белешмәләр шундук постның компьютер үзәгенә керә, эшкәртелә һәм график рәвештә мониторда күрсәтелә. Бер үк вакытта шул ук тирәнлекләрдән өзлексез рәвештә су алынып, борттагы экспресс химик анализ приборларына бирелә, агымлы һәм агым-инжекцияле анализаторлар ярдәмендә судагы пычраткыч матдәләрнең (нефть продуктларының, нитрат, нитрит, фосфат, хлорид, аммоний, бакыр ионнарының һ.б.ларның) концентрациясе билгеләнә.
25 июль көнне Татарстанда, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә, Сулыклар чистарту көне үткәрелә. Казанда бу чара Аккош күлендә үтәчәк: яр буйларын һәм күл төбен чистарту күздә тотыла. Акциядә 100дән артык кеше, шул исәптән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре, Рус географик җәмгыятенең Су асты фәнни-тикшеренү отряды әгъзалары, Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлеге әгъзалары, “Чикләрне киңәйтеп” социаль проекты кысаларында дайвинг өйрәнүче начар ишетүче үсмерләр, Су асты спорты федерациясе, Суларда коткару җәмгыяте, экологик оешмалар вәкилләре катнашачак.
Татарстанда автоягулык станцияләрен мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән җиһазлау дәвам итә. Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Казанда (Глушко урамы, 8) “IRBIS” автоягулык станциясендәге шундый бер система белән таныштылар.
2015 ел азагына кадәр булган беренче этап кысаларында нефть продуктлары белән тәэмин итү субъектлары үз автоягулык станцияләрен расланган программаларда каралган срокларга ярашлы рәвештә җиһазлыйлар. Бүгенгәчә мотор ягулыгы парларын тоту системалары белән Казанда 91 автоягулык станциясе җиһазланган.
Бүген поезд белән Казанга “Россиянең поляр түгәрәк арты” экспедициясендә катнашучылар кайтты. Тимер юл вокзалында аларны Татарстан Премьер-министры Васил Шәйхразиев, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов каршы алды.
Экспедициядә Россия Су асты спорты федерациясе һәм Рус географик җәмгыяте тарафыннан төзелгән су асты фәнни-тикшеренү отрядының 18 әгъзасы катнашты. Рус географик җәмгыятенең су асты фәнни-тикшеренү отряды, җәмгыятьнең Татарстан бүлекчәсе белән берлектә, Татарстан Хөкүмәте, Россия Су асты спорты федерациясе, Россия Су асты эшчәнлеге конфедерациясе һәм “Авиация җиһазлары” холдингы ярдәмендә, “Россиянең 13 диңгезе” проектын әзерләп тормышка ашыра. Автоном экспедиция лагеры Мурманск өлкәсе Териберка бистәсе янындагы, сигез елдан артык кеше яшәмәгән утрауга урнаштырылган иде. Отряд әгъзалары Баренц диңгезенең төрле тирәнлекләрендә флора һәм