Ел саен 25 июль көнне Татарстанда Сулыклар чистарту көне үткәрелә

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

25 июль көнне Татарстанда, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмен­дә, Сулыклар чистарту көне үткәрелә. Казанда бу чара Аккош күлендә үтәчәк: яр буйларын һәм күл төбен чистарту күздә тотыла. Акциядә 100дән артык кеше, шул исәптән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре, Рус географик җәмгыятенең Су асты фәнни-тикшеренү отряды әгъзалары, Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлеге әгъзалары, “Чикләрне киңәйтеп” социаль проекты кысаларында дайвинг өйрәнүче начар ишетүче үсмерләр, Су асты спорты федерациясе, Суларда коткару җәмгыяте, экологик оешмалар вәкилләре катнашачак.

Акциядә һәр теләгән кеше дә катнаша ала, ул 10.00дән 12.00гә кадәр үткәрелә. Җыелу Аккош күленең пляж зонасында.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International