2015 елның 3 августында, Рус Географик Җәмгыятенең Чистай шәһәр бүлеге башлангычы белән, Татарстанның кече елгалары буйлап Экологик экспедиция башлана. Җәмгыять яшьләренең су асты тикшерүләре отряды Чишмә, Прость һәм Кама елгалары буйлап катамараннарда узачак. Маршрутка 3 август көнне 10.00дә Яңа Чишмә авылында чыгып, 6 августта Чистай шәһәренә кайтачаклар. Экспедиция отрядында ике төркем бар: катамараннарда елга буйлап йөзүче төркем һәм аны маршрут буенча автомобильләрдә озата баручы төркем.
Проект Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән 2016 елда үткәреләчәк Идел һәм Каманың сулык саклау зоналары елына багышлана. Экологик экспедиция Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте, Чистай һәм Яңа Чишмә район муниципалитетлары катнашында, җәмәгатьчелек игътибарын елгаларның һәм сулык ярларының экологик торышы проблемаларына юнәлтү, халыкта табигатьтән файдалану һәм экология культурасы формалаштыру, кече елгаларның пычрануына бәйле мәсьәләләрне өйрәнү максатыннан үткәрелә. Стартта һәм финишта яр буйларын җыештыру акцияләре оештыру да күздә тотыла.
Министрлыкның матбугат хезмәте