Татарстанда автоягулык станцияләрен мотор ягулыгы парларын тоту системалары белән җиһазлау дәвам итә. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре бүген Казанның Зәкиев урамында урнашкан “Гефест” ҖЧҖ станциясендәге шундый бер системаны карады.
2015 ел азагына кадәр булган беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итү субъектлары үз автоягулык станцияләрен расланган программаларда каралган срокларга ярашлы рәвештә җиһазлыйлар. Казанда бүгенгәчә мотор ягулыгы парларын тоту системалары инде 93 станциягә куелган.
Министрлыкның матбугат хезмәте