Экология министрлыгы белгечләре Казанның бер ягулык станциясендә мотор ягулыгы парларын тоту системасын карады

2015 елның 22 июле, чәршәмбе

Татарстанда автоягулык станцияләрен мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән җиһазлау дәвам итә. Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Казанда (Глушко урамы, 8) “IRBIS” автоягулык станциясендәге шундый бер система белән таныштылар.

2015 ел азагына кадәр булган беренче этап кысаларында нефть продуктлары белән тәэмин итү субъектлары үз автоягулык станцияләрен расланган программаларда каралган срокларга ярашлы рәвештә җиһазлыйлар. Бүгенгәчә мотор ягулыгы парларын тоту системалары белән Казанда 91 автоягулык станциясе җиһазланган.

Предприятиеләр башкара торган эшчәнлек атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны шактый киметергә һәм Татарстанда экологик хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International