«Россиянең поляр түгәрәк арты» экспедициясе Казанга кайтты

2015 елның 21 июле, сишәмбе

Бүген поезд белән Казанга “Россиянең поляр түгәрәк арты” экспедициясендә катнашучылар кайтты. Тимер юл вокзалында аларны Татарстан Премьер-министры Васил Шәйхразиев, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов каршы алды.

Экспедициядә Россия Су асты спорты федерациясе һәм Рус географик җәмгыяте тарафыннан төзелгән су асты фәнни-тикшеренү отрядының 18 әгъзасы катнашты. Рус географик җәмгыятенең су асты фәнни-тикшеренү отряды, җәмгыятьнең Татарстан бүлекчәсе белән берлектә, Татарстан Хөкүмәте, Россия Су асты спорты федерациясе, Россия Су асты эшчәнлеге конфедерациясе һәм “Авиация җиһазлары” холдингы ярдәмендә, “Россиянең 13 диңгезе” проектын әзерләп тормышка ашыра. Автоном экспедиция лагеры Мурманск өлкәсе Териберка бистәсе янындагы, сигез елдан артык кеше яшәмәгән утрауга урнаштырылган иде. Отряд әгъзалары Баренц диңгезенең төрле тирәнлекләрендә флора һәм фаунаның торышы турында фәнни мәгълүмәт җыйдылар, суга тирән чуму вакытында команда белән эшләү методикасын үзләштерделәр, шулай ук Су спорты төрләре буенча 16нчы дөнья чемпионаты алдыннан Баренц диңгезе төбенә су мундиале капсуласын төшерделәр. Экспедициянең соңгы көннәренең берсендә алар, Дмитрий Шиллер җитәкчелегендә, Россия җиһазлары белән, Поляр түгәрәк артында беренче тапкыр 111 метр тирәнлеккә төштеләр. Казанышны Божана Остойич – Жак-Ив Кусто командасы әгъзасы, Су асты эшчәнлеге бөтендөнья конфедерациясенең директорлар советы әгъзасы теркәде.

Рус географик җәмгыятенең А.А.Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отрядының “Россиянең 13 диңгезе” дигән киң күләмле проекты 1 июль көнне Казаннан чыгып киткән иде. Максаты – Россияне тирәләүче диңгезләрне аквалангистлар өчен рекордлы тирәнлекләрдә өйрәнү һәм Россиянең су асты җиһазларын сынау булды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International