«Россия суы – 2015» хәбәр чаралары конкурсы

2015 елның 27 июле, дүшәмбе

Массакүләм хәбәр чаралары арасында Россия Федерациясенең су хуҗалыгы комплексын заманчалаштыруга һәм үстерүгә юнәлтелгән дәүләт башлангычларын яктыртуның иң яхшы тәҗрибәләрен стимуллау, җыю һәм тарату максатларында “Россия Федерациясенең су хуҗалыгы комплексын 2012-2020 елларда үстерү” федераль максатчан программасы кысаларында тормышка ашырылучы “Россия суы – 2015” бөтенроссия конкурсы игълан ителде.

Конкурс “Су хуҗалыгы комплексын үстерүнең информацион-аналитик үзәге” ФДБО башлангычы белән үткәрелә.

Конкурсның максатлары: журналистлар, хакимият органнары, киң җәмәгатьчелек игътибарын илнең су хуҗалыгы комплексын үстерү, ил гражданнары арасында су ресурсларына ихтирам формалаштыру, су хуҗалыгы комплексын үстерү темасын яктыртучы журналистлар һәм хәбәр чаралары белән элемтәләргә булышу проблемаларына юнәлтү, журналистларны һәм хәбәр чараларын бу тармакның казанышларын һәм проблемаларын тирән һәм күпьяклы яктыртуга җәлеп итү, журналистлар иҗатының иң яхшы үрнәкләрен туплау һәм популярлаштыру.

Конкурста Россия Федерациясе территориясендә теркәлгән барлык типтагы массакүләм хәбәр чаралары вәкилләре, шәхси журналистлар һәм блоггерлар катнаша ала.

Конкурста массакүләм хәбәр чараларында 2014 елның 1 январеннан соң дөнья күргән рус телендәге материаллар катнаша ала.

Конкурста фәнни-методик мәкаләләр, норматив-хокукый актларга аңлатмалар, фәнни авторлык тикшеренүләре, методик эшләнмәләр, шулай ук алда саналган материалларны дөньяга чыгаруга юнәлтелгән басмалар катнаша алмый.

Конкурска гаризалар http://voda.org.ru сайтының “Конкурслар” бүлеге аша бирелә.

Электрон почтага салынган яки теләсә ничек башкача бирелгән гаризалар конкурска катнаштырылмый.

Хәбәр чараларының конкурска гаризаларының номинацияләре һәм критерийлары белән http://voda.org.ru сайтында тулырак танышырга мөмкин.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International