«Индустриаль экология һәм куркынычсызлык» конференциясе йомгаклары буенча хезмәтләр җыентыгында бастыру өчен докладлар кабул ителә

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

20 августка кадәр Анатолий Щеповскихка багышланган, 2015 елның 2 сентябрендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә үткәреләчәк “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык” конференциясе йомгаклары буенча хезмәтләр җыентыгында бастыру өчен докладлар кабул ителә. Конференция 2015 елгы Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында үткәрелә.

 

Анатолий Щеповскихка багышланган “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык” X Бөтенроссия конференциясе түбәндәге юнәлешләр буенча үткәрелә:

– Әйләнә-тирәлеккә мониторинг:

- әйләнә-тирәлеккә мониторингның региональ системалары;

- әйләнә-тирәлеккә мониторингның җитештерү системалары;

- экологик һәм экоаналитик контроль;

- фәнни тикшеренүләр һәм әйләнә-тирәлекнең сыйфатын бәяләү.

– Экотехнологияләр:

- инновацион технологияләр, әйләнә-тирәлекне саклау техникасы һәм җиһазлары;

- индустриядә һәм авыл хуҗалыгында җитештерү экологиясе.

– Әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә дәүләт көйләве:

– төбәкләр тәҗрибәсе;

- экономик үсеш шартларында яңа алымнар;

- территорияләрне тотрыклы үстерү – төбәкне стратегик үстерүнең төп принципларын­нан берсе.

– Урбанизацияләнгән территорияләр экологиясе:

- мегаполисларның хәзерге торышы һәм үсеш тенденцияләре;

- эко-таун: мифмы, чынбарлыкмы?

– Җитештерү һәм куллану калдыклары:

- калдыкларны минимальләштерү, калдыксыз технологияләр;

- чиста җитештерү-куллану концепциясе нигезендә калдыклар белән эш итүнең милли, тармак һәм төбәк тәҗрибәләре;

- рециклинг һәм икенчел ресурслар.

– Әйләнә-тирәлекнең торышына химик-аналитик контроль.

 

Материалларның эшләнешенә таләпләр:

Мәкаләнең күләме, рәсемнәрен дә кертеп, 6 биттән артык түгел.

Текст – Times New Roman шрифтында, хәреф 12 пунктлы, берле интервал белән, читләре 2 см.

Мәкаләнең атамасы баш хәрефләр белән басыла һәм текст өстендә уртага куела.

Авторларның фамилияләре, эш урыннары һәм почта адреслары мәкалә атамасыннан аста аерым юлларда уртага салып бирелә.

Рәсемнәр һәм фотографияләр JPG, BMP яки TIFF форматында, 250 dpi җентеклелек белән, 100% масштабта бирелә.

Кулланылган әдәбият исемлеге мәкаләнең азагында бирелә. Әдәби чыганакларга юнәлтмәләр мәкалә тексты буенча квадрат җәяләргә алына.

Докладчыларга мультимедиа проекторында презентацияләү мөмкинлеге бирелә.

 

Конференциянең эш урыны: Казан ш., Оренбург тракты 8, “Казан ярминкәсе” ААҖ, 1 павильон, “Кама” конференцияләр залы. Теркәү 9 сәгать 00 минутта башлана. Конференция 10 сәгать 00 минутта эшли башлый. Конференциядә катнашу түләүсез.

 

Доклад һәм гаризаны Mariya.Lobashova@tatar.ru электрон почтасына салырга кирәк.

 

Конференциядә катнашу буенча сораулар өчен:

Телефон: (843) 267-68-11, Вәлиуллин Дамир Фәргатович, Лобашова Мария Сергеевна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International