ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, яшьләрнең “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте активистлары белән бергә, Татарстанның Баулы һәм Азнакай муниципаль районнарында өмәләр үткәрде. Баулы шәһәрендә Җиңү паркы, стадионы янындагы вертолет мәйданчыгы, Азнакай районында Кара елга яр буйлары чүп-чардан чистартылды

7
август, 2015 ел
җомга
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре, “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте волонтерлары һәм чатырлар лагерының “Экосукмак” экологик сменасында катнашучылар белән бергә, “Елга-күлләребезгә – чиста ярлар” акциясендә катнашты. Зәңгәр күл буе чүп-чардан чистартылды. Бер сәгатьлек кызу эш барышында 20 капчыктан артык чүп җыелды. Акциянең максаты – табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләү, экологик 

2015 елның 3-6 августында, Рус географик җәмгыятенең Чистай шәһәр бүлекчәсе башлангычы белән, Татарстанның кече елгалары буйлап “Экологик экспедиция” үткә­релде. Проект кысаларында җәмгыять яшьләренең Су астын тикшеренү отряды Чишмә, Прость һәм Кама елгалары буйлап катамараннарда йөзеп үтте. Йөзү 3 августта Яңа Чишмә авылында башланды. 6 август көнне Чистай шәһәрендә “Экологик экспеди­ция”дә катна­шучыларны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре каршы алды. Экспедициядә катнашу­чылар барысы да Министрлыкның мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләк­ләнде.

Финишта Экология министрлыгы хезмәткәрләре, Рус географик җәмгыяте, “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте вәкилләре катнашында Кама ярларын җыештыру акциясе үткәрелде. 

6
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Казанда XVI Су спорты төрләре дөнья чемпионаты кысаларында Казанда үткәрелгән Су аллеясында 30 июльдән 2 августка кадәр 15 меңләп кеше булып китте. Интерактив күңел ачу мәйданчыгының эш нәтиҗәсе булып кеше һәм су бәйләнешенә багышланган меңнәрчә фотография һәм йөзләрчә рәсем калды. Аллея эшләгән вакытта социаль челтәрләргә #явода, #берегуводу, #водароссии һәм #waterrussia хештеглары белән 4000нән артык фото салынды. Шулай ук “Мин су” 

5
август, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстанның Биектау районы “Крутушка” санаторие территориясендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә республика студентларының хезмәт отрядлары үзәге оештырган “Экосукмак” чатырлар лагерының экологик сменасы эшли. Экологик сменада 10-16 яшьләрдәге 40тан артык бала катнаша. Алар алдында табигать саклау галимнәре һәм практиклары

4
август, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 29 августында Россия Федерациясе территориясендә киң күләмле “Яшел Россия” бөтенроссия экологик өмәсе үткәрелә. Чара Россия шәһәрләренең һәм төбәкләренең экологик торышын яхшыртуны максат итә. Былтыр бу акциядә Россия Федерациясенең 80нән артык регионы катнашкан иде. Ул Татарстанда да ел саен актив үткәрелә. Татарстан Экология министрлыгы хезмәткәрләреннән тыш, анда Татарстанның 

3
август, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 3 августында, Рус Географик Җәмгыятенең Чистай шәһәр бүлеге башлангычы белән, Татарстанның кече елгалары буйлап Экологик экспедиция башлана. Җәмгыять яшьләренең су асты тикшерүләре отряды Чишмә, Прость һәм Кама елгалары буйлап катамараннарда узачак. Маршрутка 3 август көнне 10.00дә Яңа Чишмә авылында чыгып, 6 августта Чистай шәһәренә кайтачаклар. Экспедиция отрядында ике төркем бар: катамараннарда елга буйлап йөзүче төркем һәм аны маршрут буенча автомобильләрдә озата баручы төркем.


31
июль, 2015 ел
җомга

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе хезмәткәрләре гомуми таралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару фактын ачыклады. 2015 елның 30 июлендә алар Министрлыкның кайнар элемтәсе аша Биектау районы Иске Тура авылы янындагы карьерны законсыз казу турында гражданнардан кергән белешмә буенча рейд үткәрде.


Табигать саклау законнарын бозуга каршылыкның нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 2015 елның 1 августыннан закон бозу фактлары турында конкрет бозуны яки транспорт чарасын теркәп белешмә бирүче гражданнарны матди кызыксындыра башлый. Җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау яки законсыз рәвештә карьер казу (гомуми таралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару) фактларын теркәүдә ярдәм иткән граждан 1000 (бер мең) сум алачак. Бу системаны кертү төп көчләрне теге я бу хокук бозуны кылган затларны ачыклауга һәм җәзага тартуга юнәлтергә мөмкинлек бирә.

Түләү Татарстан Республикасының бюджет чаралары исәбенә, “2014-2020 елларда ТРда әйләнә-тирәлекне саклау, табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм куллану” дәүләт программасы кысаларында

30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда, Г.Камал театры каршындагы мәйданда технологик һәм иҗади аттракционнары булган интерактив Су аллеясы ачылды. Тантанада Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының Су ресурслары өлкәсендә дәүләт политикасы һәм көйләве департаменты директоры Дмитрий Кириллов, Дөнья чемпионаты илчеләре: Суга сикерүләр бөтенроссия федерациясе вице-президенты Глеб Гальперин, “Синтез-Академия” ватерполо командасының баш тренеры Ирек Зиннуров, Татарстан Су спорты төрләре федерациясе президенты Дмитрий Шиллер катнашты.

Су ресурслары өлкәсендә 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International