Су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионатының ачык суда ярышлар көннәрендә Казансу елгасының торышы “Фламинго” экоаналитик судносы ярдәмендә көчәйтелгән контрольдә тотылачак. Ул ике тирәнлектә өзлексез рәвештә суның төп физик-химик параметрларын (температурасын, чагыштырма электр үткәрүчәнлеген, минеральләшү кимәлен, кислород һәм водород ионнары концентрациясен, окисьлашу-кайтарылу потенциалын) батырма датчиклар ярдәмендә үлчәү системасы белән җиһазланган һәм суның торышын оператив күзәтергә мөмкинлек бирә. Батырма датчиклардан алынган барлык белешмәләр шундук постның компьютер үзәгенә керә, эшкәртелә һәм график рәвештә мониторда күрсәтелә. Бер үк вакытта шул ук тирәнлекләрдән өзлексез рәвештә су алынып, борттагы экспресс химик анализ приборларына бирелә, агымлы һәм агым-инжекцияле анализаторлар ярдәмендә судагы пычраткыч матдәләрнең (нефть продуктларының, нитрат, нитрит, фосфат, хлорид, аммоний, бакыр ионнарының һ.б.ларның) концентрациясе билгеләнә.
Электәге анализлар Казансу елгасындагы су сыйфатының тиешле санитар-гигиеник таләпләргә ярашлы булуын күрсәтә иде.
Министрлыкның матбугат хезмәте