Бүген Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының XVI Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында башкарган эшләре белән танышты. Атмосфера һавасына автоматик контроль постын, су, туфрак һәм һава сыйфатына контроль буенча Ford Transit автомобиле базасындагы күчмә экология лабораторияне карады (аның ярдәмендә судан, туфрактан, һавадан пробалар алынып, хлор, фосфат, аммоний, сульфатлар, хлоридлар, нитритлар, тимер, алюминий, нефть продуктлары компонентлары буенча экспресс-анализ ясала). Шулай ук Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсуслашкан аналитик контроль инспекциясенең индустриаль ташландыклар һәм атмосфера һавасы анализы, су һәм туфрак анализы, физик-химик анализ, биологик контроль, оператив контроль бүлекләрендә булды. Арытаба суның торышына оператив контроль ясау өчен аның төп физик-химик параметрларын ике тирәнлектә өзлексез үлчәүче датчиклары булган “Фламинго” экологик анализ судносының эше белән танышты.
XVI Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатының ачык судагы ярышлары үткәрелгән көннәрдә Казансу елгасының торышына контроль он-лайн режимда башкарылды.
Татарстан Экология министрлыгында Сергей Донскойга Татарстан Республикасының экологик картасы турында да сөйләделәр. Исегезгә төшерәбез, – регионнар башкара торган экологик мониторинг белешмәләрен бердәм геоинформацион системага интеграцияләү мәсьәләсе 28 май көнне Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының Консультатив советында тикшерелгән иде. Сергей Донской анда: экологик мониторинг системасын камилләштерүнең төп принцибы булып мониторинг белешмәләренең бердәмлеге һәм гражданнарның аңа җиңел керә алуы торырга тиеш, дип белдергән иде.
Министрлыкның матбугат хезмәте