Су турында халыкара We Are Water кыска метражлы фильмнар конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлады, анда 18 яшенә җиткән теләсә кем катанаша ала.
Конкурс 3 номинация буенча уза:
- Документаль фильм;
- Нәфис фильм;
- Анимация.
Казанның Шәһәр балалар экология-биология үзәге һәм Республика олимпиада үзәге 1-11 сыйныфлар укучыларын «Татарстан табигатен саклыйк» республика ачык социаль-экологик конкурсында катнашырга чакыра. Ул үсеп килүче буында экологик фикерләү һәм культура тәрбияләүгә, укучыларда Татарстанның табигый байлыкларын саклау һәм арттыру эшенә кызыксыну уятуга юнәлтелгән.
Чүпне аралап җыю мөмкинлеге буенча "Гринпис России" рейтингында Әлмәт икенче урынны яулады. Статистика мәгълүматларына караганда, Нефть каласында яшәүчеләрнең 86%ы йортлары янәшәсендә көнкүреш калдыкларын сортларга бүлеп җыю әрҗәләренә ия. Мәскәү яны Мытищи торак пунктында яшәүчеләрнең 93%ы, рейтинг мәгълүматларына караганда, йорт янәшәсендә чүпне аралап җыю буенча барыннан да күбрәк мөмкинлекләргә ия.
Территорияне чүпләндергән өчен "Жилищник-4 ИК" ҖЧҖ штраф түләргә туры киләчәк Татарстан Республикасы Югары суды Казан шәһәре Совет районы суды тарафыннан элегрәк чыгарылган карарга белдерелгән шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартты.
Республикадагы беренче экология сыйныфыннан ике укучы балалар һәм яшүсмерләр иҗаты өчен IV "Яшел планета" экология фестивале кысаларында Шәһәрнең "Зәңгәр планетада..." сурәтләү һәм декоратив-кулланма иҗат конкурсында җиңгән өчен I дәрәҗә лауреат дипломнары белән бүләкләнде. Кече төркемдә катнашучылар арасында "Әвәләп ясау" номинациясендә беренче урынны Дарья Волкова яулады, ә "Күләмле эшләр" номинациясендә Иван Кривоносов эше иң яхшысы дип танылды.
"Макулатура тапшыр - агачны коткар!" - 1 апрельдә старт алачак ЭКОяз-2018 кысаларында кәгазь калдыкларын җыю буенча шундый шигарь астында узачак Россиякүләм акциясенә Татарстан да кушылачак. Эко-марафонда 300 кг артык макулатура җыйган, теләге булган һәркем, предприятиеләр, компанияләр, белем бирү йортлары һәм иҗтимагый оешмалар катнаша ала. Акциядә җиңүчеләргә һәм актив катнашучыларга акчалата премияләр, кыйммәтле призлар һәм грамоталар тапшырылачак.
2018 елның 15-16 март көннәрендә Санкт-Петербургта "Атмосфера-2018" ХХ Халыкара Экология Конгрессы булачак. Әлеге чарада, Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгын да кертеп, федераль башкарма хакимият органнарыннан, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттән, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча федераль хезмәттән, Кулланучыларның хокукларын һәм кешенең иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттән, Россия Федерациясе субъектларының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге башкарма хакимият органнарыннан, зур сәнәгать компанияләренең экология хезмәтләреннән, әйдәп баручы фәнни-тикшеренү оешмаларыннан вәкилләр катнашачак.
Төзелеш калдыклары, кара металл ломы, агач эшләнмәләре, макулатура, шул исәптән бухгалетрия документлары. Лениногорск районының Писмән авыл җирлеге территориясендә Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары 136,5 квадрат метр мәйданда санкцияләнмәгән чүплек ятуын ачыклады. Чүп морфологиясен өйрәнеп, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары "законсыз" чүплек хуҗасын ачыклады.
2018 елның 27-28 апрель көннәрендә Якутскиның М.К. Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш федераль университетында яшьләрнең "Геофәннәр: проблемалар, казанышлар һәм үсеш перспективалары" россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе булачак. Чарада студентлар, магистрантлар, аспирантлар һәм яшь галимнәр катнашачак.
Быел Бөгелмә районының Подгорный поселогында яңа чистарту корылмалары барлыкка киләчәк. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән Бөгелмә муниципаль районы хакимияте әлеге объектларны төзү турында килешүгә кул куйды.