ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Чаллы оешмасы 2 айга эшсез калды. Аның эшчәнлеге атмосфера һавасын пычраткан өчен туктатылды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре ташландыкларда углерод оксиды һәм метан буенча зарарлы матдәләр артуын ачыклады.

Табигать саклау законнарын бозган өчен Лениногорскиның "Алабуга - 2. Нефтехимия" идарәче компаниясе" оешмасына явым-төшем канализациясе урнаштыру һәм койманы сүтү күрсәтмәсе йөкләнде. Лениногорск шәһәре суды шундый карар чыгарды. Элегрәк оешма территориясендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары явым-төшем канализациясе булмавын һәм Камышлы елгасына гражданнарның ирекле үтеп керүен чикли торган койма торуын ачыклаганнар иде. Табигать 


31
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 22-23 мартында Мәскәүдә IX Халыкара "Экология" форумы узачак. Чара РФ ФҖ Федерация Советы, РФ ФҖ Дәүләт Думасы, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт һәм профильле башка министрлыклар һәм ведомстволар ярдәмендә һәм катнашында узачак. Форумның максатлары: әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү, хакимият, җәмгыять һәм бизнес арасында ачык диалог өчен шартлар тудыру.

Экология һәм география өлкәсендә милли “Хрусталь компас” премиясе алу өчен заявкалар кабул итү башланды. Россия Федерациясе һәм башка дәүләтләрнең 2017 елда география һәм экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә проектларны тормышка ашырган гражданнары, иҗади берлекләре, илебез һәм чит ил оешмалары һәм предприятиеләре номинантлар була ала.

Казанның Шәһәр балалар экология-биология үзәге һәм Республика олимпиада үзәге 1-11 сыйныфлар укучыларын «Татарстан табигатен саклыйк» республика ачык социаль-экологик конкурсында катнашырга чакыра. Ул үсеп килүче буында экологик фикерләү һәм культура тәрбияләүгә, укучыларда Татарстанның табигый байлыкларын саклау һәм арттыру эшенә кызыксыну уятуга юнәлтелгән.

“Агачлар – тере табигать һәйкәлләре” фотоконкурсында катнашуга заявкалар кабул ителә, анда Россия Федерациясендә яшәүче 18 яше тулган кешеләр катнаша ала.

Катнашу өчен http://rosdrevo.ru/request/photo-contest/ сайтында теркәлергә һәм 2018 елның 1 августына кадәр фотоэшне җибәрергә кирәк. Конкурска төсле һәм монохром фотографияләр (аклы-каралыларны да кертеп) кабул ителә, алардагы предмет булып Программаның Сертификация комиссиясе тарафыннан тере табигать һәйкәлләре дип танылган агачлар тора, андый агачларның исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышып була: http://rosdrevo.ru/derevya-pamyatniki-zhivoy-prirody-spisok).

Татарстан Республикасының геологлар берләшмәләре (5-11 сыйныфлар укучылары һәм аларның җитәкчеләре) Себер геологик олимпиадасында катнашырга чакырыла, аның оештыручылары булып Новосибирск дәүләт университетыныың геологоия-геофизика факультеты, РФА СБ Нефть-газ геологиясе һәм геофизика институты тора.


30
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Әлмәттә республикада автомат рәвештә кабул итүче беренче "Пандомат" комплексы барлыкка килде. ПЭТ шешәләрне һәм алюминий банкаларны аерып җыю буенча югары технологияле җайланма Әлмәт районы Башкарма комитетында урнаштырылган. Якын киләчәктә шәһәрнең тагын 3 җирендә шундый ук җайланма барлыкка киләчәк. Кешеләр күпләп йөргән урыннарда буш савыт җыю мөмкинлеген бирүче системада бүләкләү системасы да каралган. 

Батарейка тапшырып, табигатькә ярдәм ит. Түбән Кама шәһәренең 31 нче гимназиясендә укучылар куркыныч калдыкларны җыю буенча экологик акция уздырды. Гыйнварның өченче декадасы кысаларында мәктәп укучылары 10 кило яраксыз батарейка җыйды һәм утильләштерү өчен тапшырды. 


29
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Су турында халыкара We Are Water кыска метражлы фильмнар конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлады, анда 18 яшенә җиткән теләсә кем катанаша ала.

Конкурс 3 номинация буенча уза:

- Документаль фильм;

- Нәфис фильм;

- Анимация.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International