Чистарту корылмалары төзү һәм модернизацияләү, Иделгә диффуз агынтылары эләгүен чикләү, ярларны урман белән каплау. Илнең баш елгасын савыктыру максатында бу һәм башка проектлар якын киләчәктә тормышка ашырылачак. Бүген Казанда Идел елгасын саклау һәм аның пычрануын туктатуга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру турында сөйләштеләр.
Журналист ЭКО-тикшеренүе, шәһәрне белү турында блиц-сораштыру һәм кызыклы-экологик викторина. Яр Чаллы шәһәренең Балаларның 4 нче экологик-биологик үзәгендә "Яшел эстафета" шәһәр экологик-төбәк уен программасының икенче этабы булып узды. Мәктәп укучыларын экологик тәрбияләүгә юнәлдерелгән чара шәһәрдәге 24 белем бирү учреждениесендә белем алучы 5 сыйныф укучыларын берләштерде.
Тупланган зыянны юк итү буенча федераль бюджеттан 2,7 млрд сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Илнең 12 субъектында 26 проект тормышка ашырылачак. Алар арасында – Мәскәү, Нижегородск, Волгоград өлкәләре, Чуашия Республикасы, Карачай-Черкеск, Удмуртия һ.б. Тулы исемлек Россия Табигать министрлыгы сайтында урнаштырылган.
Төбәктә атмосфера һавасының торышы ничек тикшерелә? "Татарстан Республикасы Экология картасы"нда нинди белешмәләр чагылдырылган? Мәктәп укучылары санкцияләнмәгән чүплекләрне ни рәвешле ачыклый ала? Табигатьне саклау буенча шушы һәм башка сорауларга Әлмәт шәһәренең Р.Фәхретдин ис. 1 нче татар гимназиясенең 10 сыйныфында укучылар экологлар белән очрашу барышында җавап тапты.
Бетон койманы сүтү юлы белән гражданнарның Дала Зәе елгасына каршылыксыз үтеп керүен тәэмин итәргә. Лениногорск шәһәре суды Писмән авыл җирлеге хакимиятенә карата шундый карар чыгарды. Су объектын саклау кагыйдәләре бозылу очрагын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары теркәде.
Әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган кино ясаучылар "Өмет меридианы" 8 нче россиякүләм экология фестиваленә чакырыла. Эшләр сыйфатында соңгы өч елда төшерелгән һәм экология темаларын яктыртучы фильмнар кабул ителә. Тапшырылган эшләрнең озынлыгы 60 минуттан артып китмәскә тиеш.
Чаллы предприятиесенең газ-тузан тотып калу җайланмасындагы җитешсезлекләр пычратучы матдәләрнең атмосферага эләгүенә китергән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары һава саклау кагыйдәләре бозылу очрагын теркәде.
Нокса елгасына иркенләп үтеп керүне чикләү һәм калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру. Казан шәһәренең Совет районындагы Яшел Алан урамы буенча бер урында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары берьюлы ике хокук бозу очрагын ачыклады.
Чаллыда яшәүче 2000 якын бала кышлаучы кошларны ашату буенча “Кошлар ашханәсе” шәһәр экология акциясенә кушылды, аның оештыручысы булып Яр Чаллы шәһәрендәге Балаларның 4 нче экология-биология үзәге тора. Укучыларның укытучылар һәм ата-аналар белән уртак тырышлыгы аркасында 1600 артык җимлек әзерләнде.
Табигатьнең кайсы уникаль кадрлары фото-тозакка эләгә ала? Дөньяны велосипед белән кем урап кайткан? Математика экологиясе нәрсәне өйрәнә? Бу һәм башка сорауларга җавапларны татарстанлылар 2 мартта, “Эко-төн” кысаларында белә алачак.