Бөгелмә шәһәрендәге "Татметлом" ЯАҖ 90 тәүлеккә эшен туктатты. Экологларның шикаять гаризасын карау нәтиҗәләре буенча Мари Иле Республикасы Арбитраж суды предприятиене территорияне чүпләүдә гаепле дип таныды.
Әле 2017 елның апрелендә үк авиаочыш барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары предприятие территориясендә җитешсезлек очракларын ачыклады. Экологлар билгеләгәнчә, 850 кв. м. мәйданда җитештерү калдыклары махсус әвеслектән һәм япмадан башка урнаштырылган, шулай ук явым-төшем суларын агызу челтәре дә юк. Моннан тыш, автомобиль шиннары һәм кара металл ломы туфракның үзенә ташланган. Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән өчен "Татметлом" җәмгыятен экологлар РФ КоАП 8.2 ст. нигезендә административ җаваплылыкка тартты һәм 100 мең сум күләмендә штраф билгеләде. Ләкин яңадан тикшерү барышында хәл үзгәрмәгән иде. Туфрак өслегендә законсыз чүплек урнаштыру мәйданы 450 кв. м. җиткән, ә чүпләнгән урынның гомуми мәйданы 1500 кв.м. тәшкил итә иде. Бер үк хокук бозуны яңадан кабатлаган өчен компания янә РФ КоАП 8.2 ст. буенча, шулай ук РФ КоАП 8.7 ст. ("Җирләрне рекультивацияләү бурычларын, җирләрне яхшырту һәм туфракларны саклау буенча зарури чараларны үтәмәү") буенча җаваплылыкка тартылды. ТР Экоминистрлыгының Көньяк-Көнчыгыш ТИ хезмәткәрләре ачыкланган барлык бозуларны бетергәнчегә кадәр предприятие эшчәнлеген туктатып тору турында шикаять гаризасы белән Мари Иле Республикасы Арбитраж судына мөрәҗәгать итте. Суд карары нигезендә шикаять канәгатьләндерелде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте