Кырымга ял итәргә кем барыр, ә махсус приз иясенә кем әйләнер? 6 июньдә "Эковесна-2018" йомгак ясалачак

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Казанда 6 июнь көнне "Эковесна-2018" республика акциясенә йомгак ясалачак. #айдавыходи шигаре астында узган конкурс республиканың барлык территориясен төзекләндерү һәм санитар чистарту эшендә берләштерде. Башкарылган эш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы бу чәршәмбедә җиңүчеләрнең исемнәрен атаячак. Акция кысаларында икеайлык бурычларын барыннан да яхшырак хәл иткән предприятие, мәктәп һәм мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесе ачыкланачак. Ә иң яхшы ЭКОгаилә ял итү өчен Кырым ярымутравына юллама алачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International