Александр Шадриков II Россиякүләм су конгрессында катнаша

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Бүген Мәскәүдә "Россия дөньяның су базарында: конкурентка сәләтлелек, компетенцияләр, инновацияләр" II Россиякүләм су конгрессы булды.  Хәзерге экологик чакыруларны исәпкә алып, Россиянең су хуҗалыгын һәм судан файдалануга бәйле барлык тармакларны модернизацияләү юнәлешләре хакында фикер алышуга багышланган чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнашты.  

Пленар утырышлар барышында Россиянең су хуҗалыгы комплексын үстерү буенча дәүләт сәясәте, илнең су хуҗалыгы комплексы өчен нанотехнологияләр куллану, Россия төбәкләрендә судан файдалану нәтиҗәлелеген бәяләү, үстерү һәм арттыру турында мәсьәләләр күтәрелде.

7 июньгә кадәр барачак чара мәйданында су транспорты, ягулык-энергетика, аграр һәм сәнәгать комплексларында, атом тармагында, авыл һәм коммуналь хуҗалыкта судан нәтиҗәле файдалану буенча тематик секцияләр узачак.

Конгресста катнашучылар күргәзмә экспозициясен карый алачак, анда Россиядәге судан файдаланучы иң зур предприятиеләрнең стендлары һәм су объектларын яклау буенча төбәкләрдәге казанышлар күрсәтеләчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International