Мәктәп эко-клубы Автокала чисталыгын саклый

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Бу елда эко-клубта узган соңгы дәрес барышында Чаллы укучылары 8 куак сирин утыртты. Әлеге түгәрәк 77 нче мәктәптә инде 3 ел эшли. Аны булдыру инициаторы булып бер укучы кызның әнисе Марина Колпакова чыгыш ясаган. "Бүген кеше белән табигать арасындагы үзара бәйләнеш – заманчалыкның иң әһәмиятле проблемаларыннан берсе. Безнең мәктәптә моңа махсус игътибар бирелә. Хәзер без балаларыбызда экологик аң формалаштырабыз, чөнки шәхес булып формалашуның нигезе балачактан салына", – дип сөйли ул. Уку елы дәвамында мәктәп эко-клубында экология темасы буенча төрле әңгәмәләр, лекцияләр, китапханә дәресләре, конкурслар һәм викториналар уза. Мәктәп укучылары укытучылар һәм ата-аналар белән бергә табигатькә чыга, туган төбәктәге үсемлекчелек һәм хайваннар төрлелеген өйрәнә, паркларны һәм скверларны җыештыра, мәктәп һәм шәһәр территориясендә агач һәм куак утырту эшләрен оештыра. 77 нче мәктәптә табигать белемен укытучы Лилия Әхмәтшина билгеләгәнчә, эко-клуб укучыларның табигать күренешләре һәм экология турындагы белемнәрен ныгытырга һәм тирәнәйтергә булыша, кызыксынучанлыкны арттыра һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияли.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International