Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында "Елына 550 000 тонна каты коммуналь калдыкны термик зарарсызландыру куәтенә ия булган завод" төзелешен планлаштыру мәсьәләсе хакында сүз барды. Фәнни-техник совет әгъзалары, республика министрлыклары, ведомстволары һәм оешмалары вәкилләре катнашында киңәйтелгән утырышны Министр Александр Шадриков уздырды.
"Актуаль тәкъдимнәр кертү өчен, иң беренче чиратта, без фән эшлеклеләренә таянабыз. Фәнни бергәлек тәкъдим иткән киңәшләр һәм идеяләр тагын да җентекле эшләү мөмкинлеген бирә", – дип билгеләде Александр Шадриков.
Исегезгә төшерик, Җиңүгә 40 ел урамы, 3 йорт адресы буенча "Осиново" МЙ бинасында иҗтимагый кабулият эшли. Булган барлык тәкъдимнәрне 27 июньгә кадәр кертергә була.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте