Табигать саклау ведомстволары җитәкчеләре Азнакай районында яшәүчеләрне консультацияләячәк

2018 елның 5 июне, сишәмбе

7 июнь көнне 10.00 сәгатьтә Азнакай районы хакимиятендә (Ленин ур., 22) әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк. Халык сорауларына Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – Татарстанның әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров җавап бирәчәк. Кабул итүгә телефон аша язылырга мөмкин: 8 (85592) 51348, 8 (85592) 7-78-78.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International