Россия Почтасы бүлегендә илдә һәм барча Евразиядә иң зур тыюлык – Зур Арктикага багышланган марка сатуга кертелде. Бу хакта Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. Әлеге почта тамгасы 184 мең нөсхә тиражы белән чыгарылган. Аларның һәркайсында арктика пейзажы фонында ак ябалак сурәтләнгән.
Бортларының сөзәк өлешен тигезләү, төбен каплау һәм күпьеллык үләннәр чәчү. Ел дәвамында Әлмәт һәм Лениногорск районнарында 9 "кыргый карьер"ны рекультивацияләү эшләре башкарылган. 75 мең квадрат метр тирәсе җир торгызылган. Әлеге объектларда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары берничә мәртәбә калдыкларның санкцияләнмәгән рәвештә урнаштырылу һәм гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз табу очракларына тап булды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районында нефть мае эзләре булган металл савытлар чүплеген ачыклады. Тикшерү барышында экологлар ачыклаганча, табылган савытлар "Новые технологии" ҖЧҖ сатып алган нефть продуктлары партиясенә карый.
Табигатьнең кайсы уникаль кадрлары фото-тозакка эләгә ала? Дөньяны велосипед белән кем урап кайткан? Математика экологиясе нәрсәне өйрәнә? Бу һәм башка сорауларга җавапларны татарстанлылар 2 мартта, “Эко-төн” кысаларында белә алачак.
2018 елның 15-16 март көннәрендә Санкт-Петербургта "Атмосфера-2018" ХХ Халыкара Экология Конгрессы булачак. Әлеге чарада, Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгын да кертеп, федераль башкарма хакимият органнарыннан, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттән, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча федераль хезмәттән, Кулланучыларның хокукларын һәм кешенең иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттән, Россия Федерациясе субъектларының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге башкарма хакимият органнарыннан, зур сәнәгать компанияләренең экология хезмәтләреннән, әйдәп баручы фәнни-тикшеренү оешмаларыннан вәкилләр катнашачак.
700 мең сум күләмендәге административ штрафны вакытында түләмәү һәм җирләрне рекультивацияләмәү. Экологларның таләпләренә битарафлык күрсәтү Лениногорск предприятиесе өчен икеләтелгән күләмдәге штраф белән тәмамланды.
20 февральдән башлап 12 мартка кадәр ТР Иҗтимагый палатасы Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга мөлкәти ярдәм алу хокукына конкурста катнашу буенча заявкалар кабул итә, әлеге конкурс ТР Министрлар Кабинетының 2015 елның 18 февралендәге 99 номерлы карарына ярашлы рәвештә уздырыла.
Мавыктыргыч китаплар белән таныштылар һәм Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне һәм хайваннарны өйрәнделәр. Болгарның 2 нче урта мәктәбендә укучылар Спас районы Балалар китапханәсендә булып узган экология дәресендә катнашты. Флора һәм фаунадагы сирәк төрләрне өйрәнүгә багылшанган мавыктыргыч чара
1 март көнне 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсендә (Әминов урамы, 9а) гражданнар кабул ителәчәк. Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Минзәләдә агынты су агызучы трубаларны ачыклады. Җирлек рельефына ташлана торган агынтылар туфракны пычратып, елгага эләгә торган булган.