Бүген, Халыкара сулыкларны чистарту көне уңаеннан, Идел елгасында табигать саклау акциясе узды. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре һәм Рус георграфия җәмгыятенең төбәк бүлеге вәкилләре республиканың төп су артериясендәге суның сыйфатын һәм төп ятмаларын тикшерде. 18 метрлы тирәнлеккә төшеп, РГҖ водолазлары грунттан пробалар алды. Су асты-тикшеренү отрядында катнашучы Максим Астахов елгада чит-ят предметларның булмавы, ә төпнең чиста булуы хакында хәбәр итте. ТР Экоминистрлыгының Үзәк махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре шулай ук елга үзәненнән дә, Займище поселогының яр буе зонасыннан да табигый су үрнәкләрен алды. "Әлеге пробалар лабораториягә озатылачак, нәтиҗәләре бер атнадан әзер булачак. Моннан тыш, кислород булу-булмауга карата табигый суга экспресс-анализ да уздырылды. Нәтиҗәләре күрсәткәнчә, суның сыйфаты барлык нормаларга җавап бирә", – дип билгеләде ТР Экоминистрлыгының Үзәк ТИ башлыгы урынбасары Айрат Шиһапов.
"Сулыкларны чистарту көннәре" ел саен ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан ТР Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге тарафыннан уздырыла. Яр буе полосаларын һәм су объектлары төпләрен чистартуга багышланган өмәләр җәй азагына кадәр дәвам итәчәк. Акция кысаларында киләсе экологик чара 8 июнь көнне Зәңгәр күлдә узачак. Теләге булган һәркем әлеге изге эшкә кушыла ала.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте