Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрының Экологлар көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән котлавы

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Хөрмәтле Татарстан экологлары, тармак ветераннары, республика халкы!

Экологлар көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне уңаеннан иң ихлас котлау сүзләрен кабул итегез!

Бүген – табигатькә карата битараф булмаган, әйләнә-тирәлекне кайгырту буенча үз өстенә зур җаваплылык алган кешеләр бәйрәме. Төбәгебезнең, илебезнең, планетабызның киләчәге безнең һәркайсыбыз өчен мөһим, бу исә һәркем үзенең киләчәген кайгыртырга тиеш дигән сүз. Көн саен әйләнә-тирә мохит сагында торучыларның, аны саклау, рациональ файдалану һәм яңадан торгызу өчен тырышлык күрсәтүчеләрнең ролен бәяләп бетергесез. Тырыш, сабыр, үҗәт булуыгыз, һөнәрегезгә бирелеп, фидакарь хезмәт итүегез өчен, дөньяны яхшырак, чистарак, иминлерәк итәргә теләвегез өчен рәхмәт Сезгә! Безнең республиканың табигый байлыкларын саклауга һәм экологиясен яхшыртуга бәяләп бетергесез өлеш керткән тармак ветераннарына бүген аерым рәхмәт белдерәсе килә.

Елдан-ел халыкның экологик культурасы үсә бара, кешеләр җәмгыятьнең тотрыклы үсешенең тереклек итү тирәлеген саклауга юнәлдерелгән уртак тырышлык нигезенә бәйле булуын көнән-көн күбрәк аңлый. Бу хәл сөендерә. Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, һөнәри эшчәнлелегездә уңышлар, куйган идеяләрегезгә ирешүне, саф һава һәм чиста су телим.

 

Киләчәк буыннар өчен табигатебезне саклап яшик!

 

Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры А.В.Шадриков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International