ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр күрсәтелде. Республиканың III экологик фәнни яшьләр конференциясе эшендә студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр һәм укытучылар катнашты.

Массакүләм өмәләр, агач утырту акцияләре, табигать объектларында экология дәресләре. Санитар-экологик икеайлык кысаларында Тукай районы Князево авылы мәктәбендә укучылар шушы һәм башка төрле табигать саклау чараларын тормышка ашырырга планлаштыра.

Лицензия кишәрлеге чикләреннән чыгып, Лениногорск профилакториясе административ кодексның берьюлы ике статьясын бозган. Үзенә бирелгән җир урынына, файдалы казылма чыганагы сыйфатында сулыкның яр буе территориясе файдаланылган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторларының оператив эшләве аркасында "казучылар"ны урында тоту мөмкин булды.


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Вертолет белән тикшерү барышында бүген экологлар 15 законсыз чүплек урынын теркәде. Казан, Яшел Үзән, Биектау, Питрәч районнары территорияләрен карау буенча рейдны Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров һәм Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Петр Королев уздырды.

Бүген "Пламя" балалар савыктыру лагерында балаларның лагерьларын җәйге савыктыру кампаниясенә сыйфатлы итеп әзерләүне оештыру мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Татарстан Республикасында ял оештыру буенча Ведомствоара комиссиянең пленар утырышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашты. Очрашу барышында укучылар ялының экологик куркынычсызлылыгына махсус игътибар юнәлтелде.

"ЭКОяз2018" кысаларында бүген Чистайда беренче кечкенә өмә узды. Территорияне төзекләндерү акциясендә шәһәр һәм район Башкарма комитетлары хезмәткәрләре, студентлар һәм табигать торышына битараф кала алмаган кешеләр кушылды

Бүген Татарстандагы 100дән артык мәктәп укучысы "Җир-су" экологик-туган як конфренциясе кысаларында үзләренең фәнни-тикшеренү эшләренә йомгак ясау өчен Казанга җыйналды. Мәгариф чарасы балаларның А.Алиш исемендәге балалар иҗаты сараенда узды.

ЭКОяз-2018 кысаларында Татарстанның урта һөнәри һәм югары белем бирү йортларында белем алучы студентлар Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының яңа акциясендә катнаша ала. Катнашу өчен телефонга санкцияләнмәгән рәвештә урнаштырылган чүплекне фотога төшерергә һәм сурәтне "Халык контроле" системасы аша Экоминистрлыкка җибәрергә кирәк. #ЭКОяз2018 йомгаклары буенча иң актив катнашучылар "Иң актив ВУЗ/ССУЗ" һәм "Иң актив студент" номинацияләрендә призлар алачак.

Сулыкларны җыештыру буенча "Вода России" россиякүләм акциясе старт алды, ул 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чараның оештыручысы булып Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тора.

Бүген Казанның 33 нче мәктәбендә укучылар һәм 280 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр #ЭКОяз2018 республика акциясенә кушылды. Табигать саклау чарасы кысаларында балалар яраксызланган 100 кг батарейка җыйган һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында урнашкан кабул итү пунктына тапшырдылар. 280 номерлы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Гөлнара Мусина билгеләп узганча, яраксызга чыккан ток чыганакларын җыю идеясе бакчага йөрүче балаларда ЭКОдәрес кысаларында барлыкка килгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International