Республика экологлары саклау зоналарында хокук бозу очракларын ачыклауны дәвам итә. "Автостоп" операциясе кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Территориаль идарәләре инспекторлары ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә су объектлары ярларында автомобильләрен куючы затларны ачыклый.
"Күлләрнең, елгаларның су саклау зоналарының киңлеге 50 метрдан 200 метрга кадәр тәшкил итә. Биредә транспорт чараларын туктату һәм кую рөхсәт ителми", – дип кисәтә экологлар.
Махсус операция башыннан бирле Татарстан буенча 795 хокук бозу очрагы ачыкланды һәм 290 беркетмә төзелде. Казанда һәм якын-тирә районнарда су саклау зоналары режимы бозылуның 574 очрагы теркәлде, 69 беркетмә төзелде.
Су объектының яр буе саклык полосасында хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекне гамәлгә ашыруның махсус режимын бозган өчен каралган штрафлар: гражданнарга – 3 мең сумнан башлап 4,5 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга – 8 мең сумнан башлап 12 мең сумга кадәр; юридик затларга – 200 мең сумнан башлап 300 мең сумга кадәр.
Хокук бозу очракларын чикләү максатында рейдлар эш һәм ял көннәрендә уздырылачак. Экологлар кисәтә: парковка өчен махсус билгеләнгән урыннарның булмавы – җаваплылыктан азат итми.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте