Меңнән артык предприятие "икеләтелгән" экология күзәтчелегеннән азат ителәчәк

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тарафыннан "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" законга эшләнгән тиешле төзәтмәләр РФ Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителде, дип хәбәр итә Россия Табигать министрлыгының матбугат хезмәте.

Түбән палатада документны РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Ястребов күрсәтте. Аның сүзләреннән аңлашылганча, "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" законның 65 статьясына әзерләнгән үзгәрешләр шул исәптән предприятиеләргә карата федераль һәм региональ дәрәҗә күзәтчелек органнары тарафыннан табигать саклау таләпләренең үтәлешенә тикшерүләр нәтиҗәсендә барлыкка килә торган административ басымны киметү өчен дә юнәлдерелгән.

Бүгенге көндә дәүләт исәбенә алганда Росприроднадзор тарафыннан 1200 предприятиегә караган, тискәре йогынты ясый торган 4 мең тирәсе объект ачыкланган, бу предприятиеләргә карата табигать саклау законнарының үтәлешен тикшерү буенча федераль экологик күзәтчелек органнары тарафыннан да, региональ экологик күзәтчелек органнары тарафыннан да тикшерүләр уздырыла.

Төзәтмәләр нигезендә мондый кабатлану очрагында бары тик федераль экологик күзәтчелек кысаларында гына тикшерүне күздә тоту тәкъдим ителә. Нәтиҗәдә бер генә объекты булса да федераль экологик күзәтчелеккә тиешле булган юридик зат әлеге объектлардан файдаланып хуҗалык эшчәнлеген гамәлгә ашырганда, аңа караган барча объектлар да Росприроднадзор тикшерүенә эләгәчәк.

Документ административ реформа уздыру буенча Хөкүмәт комиссиясе карары нигезендә эшләнгән.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International