ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

"ЭКОяз-2018" кысаларында Яр Чаллыга "Агыйделдән Ак диңгезгә кадәр" авто-экспедициясендә катнашучылар булып китте. Проект кысаларында катнашучылар "Түбән Кама" милли паркы хезмәткәрләре белән берлектә фотокүргәзмә оештырды. Җыелган экспозициядә активистлар кыргый табигатьтән, шул исәптән "Түбән Кама" милли паркыннан уникаль кадрлар күрсәтте, Чаллыда яшәүчеләрне флораның һәм фаунаның саклана торган төрләре белән таныштырды.

10 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә "Ирекле затлар һәм волонтерлар елы"на һәм "Экологик куркынычлылыктан яклау көннәре"нә багышланган "Рәхим итегез, сыерчыклар!" экологик шәһәр акциясе узачак. Катнашу өчен 12-14 яшьлек мәктәп укучылары чакырыла.


6
апрель, 2018 ел
җомга

"Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы, WhatsAp, Telegram, Экосигнал программалары, шулай ук "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы – боларның барысы да республикада яшәүчеләргә табигать саклау законнары бозылу очраклары турында хәбәр итү мөмкинлеген бирә.

Әлмәттә яшәүче кеше өчен агынтыларны су белән тәэмин итү системасына агызырга омтылышы техникага арест салу белән төгәлләнде. Экоминистрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары коммуналь хезмәт хезмәткәрләре белән берлектә ассенизацион машинаны хокук бозу урынында “кулыннан тотты”. Әлеге урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре белән берлектә техникага арест салынды һәм, хокук бозу хәлләре ачыкланганчыга кадәр, штраф туктатылышына озатылды.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында уздырылган рейд барышында ТР Эконминистрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Азнакайда төзелеш калдыкларыннан барлыкка килгән чүплек урынын ачыклады. Сәүдә үзәгенең ремонтлана торган бинасы территориясендә такта, тартма һәм керамик плитә өемнәреннән тау хасил булган. Чүплекләрнең гомуми мәйданы – 20 кв. метрдан артык. Экологлар билгеләп узганча, әлеге факт экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу булып тора, мондый очраклар туфрак өчен тискәре йогынты китереп чыгарырга мөмкин. Инспекторлар РФ КоАП 8.2 ст. буенча административ беркетмә төзеде, хокук бозучыларга штраф яный.

Бүген Яшел Үзән районының Займище поселогында балыкларның массакүләм рәвештә һәлак булуына юл куймау максатларында суны кислород белән туендыру операциясе гамәлгә ашырылды. Табигать саклау акциясендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, Татарстан Республикасы буенча ГХМ идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Балыкчылык идарәсе хезмәткәрләре катнашты. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә 70кә якын бәке тишелде.

2018 елның 14 апреленнән 15енә кадәр Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтенең укыту-методика үзәгендә (Казан ш., Оренбург тракты, 24) яшьләрнең экология оешмаларының III "ЭКОволна" форумы узачак. Форум кысаларында белем бирү мәйданчыклары, экологик оешмаларның күргәзмәсе һәм проектлары, мастер-класслар һәм уен мәйданчыклары планлаштырыла.


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Куйбышев сусаклагычы чикләрендә махсус сакланучы табигать территорияләрен булдыру мөмкинлеге каралды. Эшлекле фикер алышуда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты һәм "ГосНИОРХ" ФДБФУ Татар бүлеге җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

"Тормыш түгәрәге. Икенчел чималга алмашка – үсенте" федераль экологик проекты кысаларында Татарстанда яшәүчеләр макулатураны яисә пластикны яшь агач үсентеләренә алмаштыра ала. Язгы сезон 25 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Казанның "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстанда су хуҗалыгының экологик иминлегенә багышланган матбугат конференциясе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International