Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы гео- һәм спелеотуризмга булышлык күрсәтү концепциясен эшләячәк. Бу хакта Россия Табигать министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. Табигать саклау ведомствосы башлыгы Сергей Донской билгеләп узганча, әлеге юнәлешләр "Россиянең кыргый табигате: сакларга һәм күрергә" проектына интеграцияләнергә тиеш.
Самараның Унберенче арбитраж апелляция судында каралган эш Татарстан Республикасы Арбитраж суды карарын гамәлдән чыгару белән төгәлләнде. Әле сентябрь аенда ук Экоминистрлык инспекторлары Әлмәт районында җир асты байлыкларыннан законсыз файдалану фактын билгеләде. Экологлар исәпләп чыгарганча, лицензиясез табу нәтиҗәсендә 739,2 м3 күләмендә гомумтаралган файдалы казылма (вак таш) тартып алынды.
Чаллы предприятиесе атмосфера һавасын саклау буенча барлык таләпләрне үти. Оешмада хәзерге вакытта буяу урыннары атмосфера һавасына булган зарарлы (пычратучы) матдәләрне тотып кала, зарарсызландыра, кыскарта (юкка чыгара) торган системалар белән җиһазландырылган. Газчистарту җайланмасы Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсендә теркәлгән.
Татарстан Республикасында экологик икеайлык уздыру кысаларында "ЭКОяз2018" конкурсы игълан ителде. Ул түбәндәге номинацияләр буенча уза:
- “Экомәктәп”;
- “Экогаилә”;
- “Экопредприятие”;
- “Экобакча” (балалар бакчалары өчен).
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында республикада санитар-экологик икеайлык уздыруга багышланган брифинг узды. Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков журналистларның сорауларына җавап бирде. Министр билгеләп узганча, икеайлык старт алганчыга кадәр барлык муниципалитетларда, табигать саклау ведомстволарында һәм республиканың күзәтчелек органнарында оештыру әзерлеге башкарылган, коммуналь техниканың һәм полигоннарның әзерлеге тикшерелгән.
"Мин авылны сайлыйм, димәк, чисталыкны һәм табигатьне сайлыйм". Яшел Үзән районы Коргуҗа мәктәбендә укучылар шулай саный. Туган төбәк территориясен саклау буенча үзләренең идеяләрен алар мәктәп укучыларының "Мин авылны сайлыйм" VIII фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләре республика конкурсы кысаларында җиткерде. Чарада 100дән артык Татарстан укучысы катнашты.
Волонтерлар, лидерлар, ихтыяри (волонтерлык) коммерциясез оешмаларның һәм берләшмәләрнең җитәкчеләре һәм вәкилләре, дәүләт учреждениеләре, коммерциячел компанияләрнең җитәкчеләре һәм вәкилләре һәм 8 яшьтән олырак булган башка инициатив төркемнәрнең вәкилләре "Добровольцы России" конкурсында катнаша ала. Оештыручылары булып Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, "Роспатриотцентр" ФДБУ, "Росдетцентр" ФДБУ, Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе тора.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Түбән Камада 270 чакрымнан артыграк озынлыкта булган 29 урамны тәртипкә китерәчәкләр. Бу хакта Түбән Кама районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
“ЭКОяз 2018” акциясе кысаларында бүген Казанда беренче массакүләм өмә узды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, “Чиста булачак” экологик хәрәкәте активистлары, Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге әгъзалары, 24 нче мәктәптә укучылар һәм битараф булмаган халык “Имәнлек” урман паркы территориясендә тәртип урнаштыру өчен җыелды.
Яр Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясендә укучылар колбалар һәм пробиркалар дөньясына сәяхәт кылды.Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре балалар өчен экоаналитик лабораториягә мавыктыргыч экскурсия уздырды. Хезмәткәрләр балаларга суның, һаваның һәм туфракның торышын яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар турында сөйләде, химик җиһазлар белән таныштырды.