Кытай һәм Россия экологлары арасында эш тәҗрибәсе белән уртаклашу дәвам итә. Казанда Россия-Кытайның уртак комиссиясенең Чиктәге суларның сыйфатын мониторинглау һәм саклау буенча эш төркеменең IX утырышы булды.
Анда Су ресурслары федераль агентлыгының Су ресурслары һәм су хуҗалыгы эшчәнлеген җайга салу идарәсе башлыгы Дмитрий Савостицкий һәм Кытай Халык Республикасы Экология һәм әйләнә-тирә мохит министрлыгының Әйләнә-тирә мохитне мониторинглау департаменты директоры Лю Чжицюань һәм ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнашты.
Чиктәге суларның сыйфатына Россия-Кытай тарафыннан уртак мониторинг Аргунь, Амур елгаларында, Уссури җирлеге тамагында, Раздольная елгасында һәм Хака күлендә 9 урында гамәлгә ашырыла. Эш төркеме утырышы барышында ике ил делегациясе вәкилләре 2018 елда Чиктәге су объектлары суларының сыйфатына уртак Россия-Кытай мониторингын гамәлгә ашыру буенча чаралар программасын үтәү барышы турында фикер алышты, шулай ук утырышта катнашучылар 2017 елда чиктәге су объектлары суларының сыйфатына бәя бирде. Тантаналы даирәдә Россия һәм Кытай яклары арасында утырыш беркетмәсе имзаланды.
Исегезгә төшерик, чиктәге суларның сыйфатына Россия-Кытай тарафыннан уртак мониторингны методик һәм лаборатор тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган моңа охшаш чаралар ел саен уздырыла. Быел Россия-Кытай делегациясе Татарстан башкаласында 28 июльгә кадәр булачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте