28 июльдә Казанның Зөбәрҗәт күле җыештырылачак

2018 елның 27 июле, җомга

Казан халкының яратып ял итә торган күлнең төбен һәм яр буе зонасын чистарту. Бу шимбәдә Татарстан Республикасында Рус география җәмгыятенең региональ бүлеге вәкилләре экологлар белән берлектә Зөбәрҗәт күлендә экологик акция уздырачак.

Сулыкны чистарту өчен ТР Су асты спорты федерациясеннән аквалангчылар, экологик һәм социаль хәрәкәтләрнең активистлары җәлеп ителәчәк.

Шулай ук чара кысаларында "Катнашу эзләре" экологик квесты да булачак. "Әлеге уен безнең эко-активистлар өчен, табигатькә карата сакчыл караш булдыруга кызыксыну уяту өчен юнәлдерелгән экологик проект. Уен формасында чарада катнашучылар яр буе территориясендә тәртип урнаштырачак. Квестның төп максаты – мөмкин булганча күбрәк капчык чүп җыю һәм әлеге урынны идеаль торышка китерерлек итеп чистарту", – дип аңлата "Чиста булачак" яшьләр хәрәкәте вәкилләре.

Зөбәрҗәт күлендәге экологик акция – яр буе территориясен чистарту буенча быел водолазларны җәлеп итеп гамәлгә ашырыла торган чараларның дүртенчесе. Битараф булмаганнарның барысын да экологик акциядә катнашырга чакырабыз.

Җыештыру урыны: Зөбәрҗәт күленең комлык зонасы, акция 10.00 сәгатьтә башлана.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International