РФ Дәүләт думасы Россия Табигать министрлыгы тарафыннан эшләнгән, Россия Федерациясе Су кодексына елга төбендәге грунтны суларның, асылда, ташуның тискәре йогынтысын булдырмас өчен файдалануга рөхсәт бирә торган төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте, дип хәбәр итә Россиянең Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы матбугат хезмәте. "Россия Федерациясе Су кодексының 521 статьясына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон проекты елга төбендәге грунтны шулай ук РФ эчке су юлларын булдыру һәм аларны тиешле торышта карап тоту, су объектларының кирәкле санитар торышын саклау максатларында да файдалану мөмкинлеген билгеләүгә юнәлдерелгән.
Парламентның түбән палатасында документны РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Ястребов күрсәтте.
Закон проекты нигезендә РФ Хөкүмәте "Россия Федерациясенең эчке диңгез сулары, территориаль диңгезе һәм янәшә торучы зонасы турында" Федераль закон нормалары белән аналогия буенча алынган грунттан файдалану тәртибен билгеләү вәкаләтләрен ала. Шул рәвешле, мисал өчен, елга төбен тирәнәйтү эшләрен башкарганда алынган грунттан суларның тискәре йогынтысын булдырмый калу өчен файдалану мәсьәләсе җайга салыначак.
Әлеге үзгәрешләр руда булмаган файдалы казылма байлык сыйфатламаларына ия булган, елга төбен һәм су объектларының ярларын үзгәртүгә бәйле эшләрне уздырганда алынган төптәге грунттан файдалану проблемасын хәл итәргә булышачак.
Моннан тыш, РФ Су кодексына күздә тотылган үзгәрешләр алга таба елгаларның үзәннәрен чистарту урыннарының гомуми озынлыгын арттыруга, су объектларының экосистемаларын һәм үткәрү сәләтен торгызуга ярдәм итәчәк, нәтиҗәдә суднолар хәрәкәтенең куркынычсызлык дәрәҗәсе артачак.
Федераль закон проекты 2017 елның августында Волгоград шәһәрендә булып узган киңәшмә йомгаклары буенча РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев йөкләмәсен үтәү максатында әзерләнгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте