Ел башыннан бирле экологлар тарафыннан гражданнардан килгән 5691 мөрәҗәгать каралды

2018 елның 27 июле, җомга

Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 5691 мөрәҗәгать килде. Бүгенге көндә "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы аша иң күп мөрәҗәгатьләр кабул ителде – 2489.  "Халык контроле" системасы аша экологлар тарафыннан 873 хәбәр, WhatsApp һәм Telegram элемтә каналлары аша 795 хәбәрләмә каралды. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 1462 мөрәҗәгать алынды.

Исегезгә төшерәбез, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин:

түбәндәге элемтә каналлары буенча:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- "Халык контроле" системасында "Экология" категориясенә;

- "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы буенча.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International