Бүген "Чиста Татарстан" программасында – карьерларда законсыз эшләүне туктату турында сүз барачак. Студия кунаклары – Казан районара табигать саклау прокуроры ярдәмчесе Нияз Садриев һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлов – гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз табуның табигатькә нинди хилафлык китерүе һәм табигать саклау законнарын бозучыларга карата нәрсә белән янавы турында сөйләячәк.
"Чиста Татарстан" программасын "Татарстан-24" телеканалында чәршәмбе көннәрендә 12.30 һәм 22.30 сәгатьләрдә, шулай ук http://tatarstan24.tv/projects/ecology/ сайтыннан карагыз.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте