Россиядән һәм Кытайдан экологлар бүген Татарстанда су объектларының сыйфатын мониторинглау системасы белән танышты. Тәҗрибә уртаклашу эше Свияжск утравында Чиктәге суларны Россия-Кытай тарафыннан уртак мониторинглауны методик һәм лаборатор тәэмин итү мәсьәләләре буенча техник конференция (семинар) кысаларында узды.
Чарада Су ресурслары федераль агентлыгының Су ресурслары һәм су хаҗулыгы эшчәнлеген җайга салу идарәсе башлыгы Дмитрий Савостицкий, Кытай Халык Республикасы Экология һәм әйләнә-тирә мохит министрлыгының Әйләнә-тирә мохитне мониторинглау департаменты директоры Лю Чжицюань һәм ТР экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов катнашты.
Татарстанның табигать саклау ведомствосы белгечләре коллегаларга республика экология хезмәтенең җиһазланышын: урында су сыйфатына анализ ясаучы күчмә эколабораторияне, КС-701 катерын күрсәтте, соңгысында Кытай экологлары белән бергә Зөя елгасының төп утырмаларыннан пробалар сайлап алынды. "Фламинго" ("Волга-М") патруль судносы кунакларда аеруча зур кызыксыну уятты – табигать саклау буенча экологик-аналитик судно комплексы су объектының сыйфатын чынбарлык вакыт режимында контрольдә тоту мөмкинлеген бирә торган уникаль система белән тәэмин ителгән. "Махсус җайланманы без суга төшерәбез, судагы кислород күләмен ачыклыйбыз, температурасын, әчелелеген һәм башкаларны билгелибез. Система белешмәләрне борт компьютерына тапшыра, шуннан соң судагы хлоридларның, фосфатларның, сульфатларның, нитратларның күләменә анализ үткәрелә, өслектәге актив матдәләр һәм эрегән нефть продуктлары тикшерелә", – дип сөйләде ТР Экоминистрлыгының ҮМАКИ башлыгы урынбасары Андрей Бодяжин.
Дмитрий Савостицкий республика экологларының су объектларын мониторинглау өлешендә техник җиһазланышын югары бәяләде, Татарстанны Россиядәге алдынгы төбәкләрнең берсе дип атады.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте