14 апрель көнне 9.00 сәгатьтә Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында җыештыру һәм территорияне төзекләндерү сезоны старт алачак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең рәсми сайтында хәбәр ителә. Бу көнне Ибраһимов пр., 12 һәм Ферганская ур., 3 адреслары буенча ишегалларында беренче өмәләр узачак.
Төзелеш кирпечләре, лом, төсле металл һәм полиэтилен калдыклары. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Баулыда төзелеш калдыкларыннан чүплек урынын ачыклады. Төзелеш нәтиҗәсендә барлыкка килгән калдыклар белән 60 кв. м. мәйданлы территория чүпләнгән. Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән өчен гаепле затлар РФ КоАП 8.2 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылачак.
3,2 тонна кәгазь, 25 кг пластик һәм 2 кг тимер продукциясе – боларның барысы да Түбән Камада булып узган "Калдыкларны керемгә" акциясе кысасында җыелган.
Икенчел чимал җыю эшендә битараф булмаган гражданнар – мәктәп укучыларыннан башлап өлкән буын кешеләре катнашкан. "ЭКОяз" кысаларында акциягә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе белгечләре дә теләктәшлек белдерде.
2018 елның 14 апреленнән 15енә кадәр Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтенең укыту-методика үзәгендә (Казан ш., Оренбург тракты, 24) яшьләрнең экология оешмаларының III "ЭКОволна" форумы булачак. Форум кысаларында белем бирү мәйданчыклары, экологик оешмаларның күргәзмәсе һәм проектлары, мастер-класслар һәм уен мәйданчыклары планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән Казанның милли тикшеренү технологик университеты әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге көчләрне берләштерәчәк. Министр Александр Шадриков һәм вуз ректоры Сергей Юшко хезмәттәшлек турында шартнамәне имзалар белән беркетте.
Экологик таләпләрне үтәмәү, җирләрне бозу һәм вазыйфаи затларның законлы таләпләренә буйсынмау. Татарстан Республикасының Югары суды "Интерметтрейд" ҖЧҖ оешмасын административ хокук бозуларда гаепле дип таныды.
Әлмәт районындагы 60тан артык белем бирү учреждениесе "Собиратор" экологик акциясендә катнашты. Әлеге чараны оештыручылар булып Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе һәм Әлмәт районы Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты катнашты.
Әйләнә-тирә мохит торышын күзәтүнең территориаль системасын эшләтүне тәэмин итү, Татарстанда атмосфера һавасы пычрану дәрәҗәсенең җыелма исәпләмәләре системасын тормышка ашыру, Татарстан экологлары эшендә матди-техник база һәм мәгълүмат технологияләре – бүген Татарстан Республикасы экология министры Александр Шадриков һәм Дагыстан Республикасының экология министры урынбасары Арслан Сайпулаев шушы һәм башка темалар хакында фикер алышты.
Ярларны төзекләндерделәр, сөзәк урыннарны ныгыттылар һәм 50дән артык бакча куагы утырттылар. Казанның Совет районына караган 126 нчы гимназиядә шәһәрнең IX "Зилантенок" ачык экология форумына йомгак ясалды.
Яр Чаллыдагы мәктәп укучылары, студентлар, экологик оешмаларның һәм хәрәкәтләрнең вәкилләре шәһәрнең "Яшел дулкын-2018" экология фестивалендә катнашу өчен чакырыла. Чара 2018 елның 13 апрелендә Үзәк шәһәр китапханәсе базасында (Ямашев проспекты, 4/14А) булачак. Максаты: яшьләрнең экологик культурасын арттыру, тотрыклы экологик җаваплы тәртип күнекмәләре формалаштыру, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.