Кабатланмас әйберләр – янәшә. "Исток" лагерында ял итүче Яшел үзән балалары туган төбәкнең табигый үзенчәлекләре белән танышты

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Яшел Үзән районының "Исток" балалар лагерында экологик ликбез узды. Ял итүче балалар өчен белем бирү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре уздырды. Экологлар Яшел Үзән районында 9 табигать һәйкәле булуы, аларның "Зөя" табигый комплекслы тыюлыгы территориясендә урнашуы турында сөйләде. Кабатланмас урыннар арасында – Ак күл, Провальное һәм Собакино күлләре, "Кишәнгер", "Никольская" һәм "Фәхри Яры" яр-балка системалары, "Ильин балкасы" сфагнум сазлыгы һәм башкалар. Махсус сакланучы урыннарның гомуми мәйданы 249 гектар тәшкил итә. Экологлар билгеләгәнчә, тыюлык территориясенең зур өлешен региональ әһәмияттәге табигать һәйкәле – Зөя елгасы биләп тора. "Ул 400 километр дәвамында Идел елгасына параллель, ләкин капма-каршы юнәлештә агуы белән уникаль булып тора. Кайбер урыннарда, мисал өчен, Ульян тирәсендә, елгалар бер-берсенә бик якын уза. Һәм теория ягыннан караганда, бер елга буйлап сәяхәткә китсәң, кире кайтканда икенче елга белән кайтырга була", – дип хәбәр итте кызыклы факт турында ҮТИ белгече Ләйсән Кәлимуллина.

Табигый барлыкка килгән истәлекле урыннар арасында экологлар соры челән колониясен билгеләп узды – ул Европада иң зурысы һәм анда 400 артык оя исәпләнә. Табигать саклау ведомствосы хезмәткәрләре балаларга аларның лагеры урнашкан территориядәге тыюлык турында да күп яңалык җиткерде. "Идел-Чулман табигый биосфера тыюлыгы – Татарстанда бердәнбер, шулай ук Европадагы иң зурларыннан берсе. Тыюлыкта Көнчыгыш Европаның иң борынгы урманнары үсә, кайбер агачларның яше 300 елга кадәр исәпләнә", – дип билгеләде Ләйсән Кәлимуллина. Мәктәп укучылары Идел-Чулман тыюлыгының дендрарие турында да кызыклы фактлар белде, биредә Төньяк Америкадан, Европадан һәм Азиядән агачларның һәм куакларның 500 якын төре тупланган. Экологлар ассызыклап узганча, бу Идел буендагы иң зур тупланма.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International