Әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы I категория объектларында ташландыкларны автомат тикшерү системасы кертеләчәк

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" Федераль законга һәм "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль законның 1 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында" Федераль законга пычратучы матдә ташлауларны, пычратучы матдә ташландыкларын автомат рәвештә тикшерүдә тоту системасы булдыру өлешендә кул куйды, дип хәбәр итә Россиянең Табигать министрлыгы.

Документта билгеләнгәнчә, асылда, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы I категория объектлары (аларның төрләре РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә) пычратучы матдәләрне ташлау һәм (яки) пычратучы матдә ташландыкларын үлчәү һәм исәпкә алу буенча автомат чаралар белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Пычратучы матдәләрне ташлау күрсәткечләре турында мәгълүматларны теркәү һәм әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы объектларның дәүләт реестрына тапшыру буенча автомат контроль системасын булдыру программасы нигезендә техник чаралар да урнаштырылган булырга тиеш.

Моннан тыш, законда автомат контроль системасын булдыру программаларына карата таләпләр дә кертелә, аларда автомат контрольлеккә тиешле стационар чыганаклар һәм пычратучы матдәләрне ташлау күрсәткечләре, ташландыкларның күрсәткечләрен үлчәү һәм исәпкә алу буенча автомат чараларны, шулай ук ташландыкларның күрсәткечләре турында мәгълүматны теркәү һәм әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы объектларның дәүләт реестрына кертү буенча техник чараларны урнаштыру урыннары һәм сроклары, тапшырыла торган мәгълүматларның составы һәм формасы билгеләнергә тиеш.

РФ Хөкүмәте автомат контрольлек системасын булдыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен раслау вәкаләтләрен ала.

Федераль закон, тискәре йогынты ясаучы объектларны автомат контрольлек чаралары белән җиһазлау турында 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк аерым нигезләмәләреннән тыш, аны рәсми бастырып чыгарган көннән үз көченә керә.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International