"Чиста яр" республика акциясе кысаларында Татарстанның үзәк төбәге сулыклары ярларыннан 50 тоннадан артык чүп чыгарылды.
"Чиста яр" акциясе 15 июльдә старт алды. Бүгенге көндә аның кысаларында республика елгаларының һәм күлләренең яр буе территорияләрен җыештыру буенча 45 акция узды. Алар Казан, Яшел Үзән шәһәрләрендә, Биектау, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнарында узды. 28 су объектында яр буе линиясе чистартылды: 10 елга (Идел, Чулман, Казансу, Зөя, Мишә, Нокса, Сөлчә, Норма, Сумка, Красна), 6 күл (Урман, Зөбәрҗәт һәм башкалар), 2 буа, 9 чишмә һәм 1 плотина. Өмәләрдә 800 артык кеше: җирле хакимиятләрнең һәм предприятиеләрнең хезмәткәрләре, эко-волонтерлар һәм иҗтимагый хәрәкәтләрнең әгъзалары катнашты. Экологлар билгеләгәнчә, яр буе линияләрендә нигездә көнкүреш калдыкларының – пакетларның, азык-төлек тартмаларының туплануы күзәтелә. "Кызганыч, су объектлары янәшәсендә ял итүче барлык гражданнар да үзләре тарафыннан яр буенда калдырылган чүпнең иртәме-соңмы сулыкка эләгүе һәм экологиягә зыян китерүе турында уйланмый. Чүпләнү нәтиҗәсендә яр буе полосасында тереклек һәм үсемлекчелек дөньясы зыян күрә", – дип аңлата алар.
"Чиста яр" акциясе Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан оештырылды, ул сулыкларның ярларында санитар тәртип урнаштыру һәм саклау, иҗтимагый активлыкны һәм гражданнарның табигатькә сакчыл карашын үстерү максатында уздырыла. Яр буе зоналарындагы өмәләр 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте