Казанда һавада пычратучы матдә кушылдыкларының мөмкин булган чигеннән узу күренешләре ачыкланмады

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

"Казанда һавада пычратучы матдә кушылдыкларының мөмкин булган чигеннән узу күренешләре ачыкланмады", – дип сөйләде Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре.

1 августта автмосфера һавасында химия исе булуы турында 10 якын мөрәҗәгать килде. Хәбәрләр шәһәрнең төрле почмакларыннан алынды. ТР Экоминистрлыгының ҮМАКИ белгечләре күчмә экология лабораторияләрендә кичекмәстән халыктан шикаять килгән урыннарга чыкты. Атмосфера һавасындагы зарарлы (пычратучы) матдәләрнең чик дәрәҗәдә мөмкин булган кушылдыкларының артып китү очракларын ачыклау предметына пробалар алынды. "Уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә Казанда һавада зарарлы (пычратучы) матдәләрнең чик дәрәҗәдә мөмкин булган кушылдыкларының артып китү очраклары ачыкланмады", – дип аңлата ТР Экоминистрлыгының ҮМАКИ башлыгы Хәдичә Сафиуллина.

Хәзерге вакытта әйләнә-тирә мохит торышын территориаль күзәтү системасы кысаларында Казан шәһәрендә Министрлык тарафыннан атмосфера һавасы пычрануын күзәтү челтәре формалаштырылды, ул 4 автомат станциядән тора, алар атмосфера һавасы пычрануын контрольдә тота (стационар постлар) һәм әйләнә-тирәлекне пычрату дәрәҗәсенең артып китү фактларына оператив йогынты ясау өчен 2 күчмә экология лабораториясе эшли. Стационар постлар һавадагы кушылмаларны 38 компонент буенча, ә күчмә постлар 16 компонет буенча тикшерү мөмкинлеген бирә. Атмосфера һавасында булган төп һәм үзенчәлекле пычрату матдәләренең катнашмалары турында фактик белешмәләр, шулай ук метеопараметрлар һәр 20 минут саен автомат рәвештә теркәлеп бара һәм "Татарстан Республикасы экология картасы" ДМС чагылдырыла. 31 июльдән башлап 2 августка кадәр Казан территориясендә чик дәрәҗәдә мөмкин булган кушылмаларның арту очраклары теркәлмәде.

Пробаларның нәтиҗәләре белән сылтама аша танышырга була: 1 беркетмә, 2 беркетмә3 беркетмә4 беркетмә5 беркетмә6 беркетмә.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International