Ел башыннан бирле экологлар тарафыннан гражданнарның 5804 мөрәҗәгате каралды

2018 елның 3 августы, җомга

Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 5804 мөрәҗәгать килде. Аларның күпчелеге – 2514 – "Мәктәп эко-патруле" кушымтасы аша мәктәп укучыларыннан килде. Шулай ук экологлар тарафыннан "Халык контроле" системасы аша килгән 927 мөрәҗәгать, Министрлыкның электрон почтасы, "кайнар линия" телефоны аша һәм WhatsApp, Telegram элемтә каналлары аша килгән 820 хәбәр каралды. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 1543 мөрәҗәгать алынды.

 

Исегезгә төшерәбез, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин:

түбәндәге элемтә каналлары буенча:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- "Халык контроле" системасында "Экология" категориясенә;

- "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы буенча. 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International