Ком эше. Кайбыч районындагы намуссыз казучыларга карата җинаять җаваплылыгы яный

2018 елның 3 августы, җомга

Кайбыч районында намуссыз казучыларга карата җинаять эше кузгатылды. Исегезгә төшерик, быелның июлендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Борындык авылыннан төньякка таба 900 метр ераклыкта төзелеш комын законсыз алу фактын ачыклады. Кыргый карьерның тирәнлеге 2,5 м тәшкил итте, ә мәйданы – 756 м².

Әлеге эш материалларын экологлар табигать саклау органнарына тапшырды. Табигать саклау законнарын бозучыга карата Россия ЭЭМ Кайбыч районы бүлеге тарафыннан РФ ҖК 158 ст. 2 өл. "а" п.п. ("Алдан килешенеп, затлар төркеме тарафыннан кылынган урлау") нигезендә җинаять эше кузгатылды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International