1.3 миллион сум. Бөгелмәнең "Репродукт" оешмасы Березовка поселогында балчыкны законсыз табу нәтиҗәсендә җир асты байлыкларына шул суммада зыян салган. Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану очрагын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары әле 2016 елның июлендә үк ачыклаган иде.
Вертолет белән очыш барышында республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендә экологлар калдыклар белән эш итү кагыйдәләре бозылуның 119 очрагын теркәде. Казан, Чистай, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Яңа Чишмә районнары территорияләрен карау буенча рейдны Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров һәм Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Альберт Маликов уздырды.
Питрәч районының "Каенкай" балалар бакчасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре катнашында Экологик белемнәр көненә багышланган кызыклы бәйрәм узды. Мәгариф чарасы кысаларында бакчага йөрүче балаларга "Урман тарихы" экологик әкияте күрсәтелде, ул экология кагыйдәләренә һәм әйләнә-тирә мохитне кайгырту темасына багышланган иде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары республиканың Әтнә һәм Балтач районнарында уздырылган рейд барышында калдыкларны законсыз урнаштыруның 15 фактын ачыклады.
Табигать турында дәресләр, экологик китаплардан күргәзмә һәм интерактив чаралар ЭКОмәгърифәт өлкәсендә әһәмиятле роль уйный. "Республика яшүсмерләр китапханәсе"нең инновацион-методик бүлеге җитәкчесе Майя Большебородова шундый фикердә.
Кече Сөлчә елгасы сөтлегә әверелгән. Аксубай районында елганың үзенчәлекле төскә керүен Экоминистрлыкның Идел-Чулман идарәсе инспекторлары ачыклады. Рейд барышында билгеләнгәнчә, елганың пычрануына китергән агынтылар бер предприятие территориясеннән агызылган. Җитештерү калдыклары чистарту системасына дучар ителмичә, турыдан-туры суга эләккән.
Лениногорск профилакториясендә судан файдалану шартларын үтәмәү аркасында Каратай елгасына пычратылган агынты су ташлануга китергән. Сулыкта чик дәрәҗәдә мөмкин концентратларның арту очрагын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары теркәде.
Санитар-экологик икеайлык башыннан бирлек экологлар Түбән Кама районында 35 законсыз чүплек урынын ачыклады. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе инспекторлары территорияләрне тикшерү буенча рейдлар уздырды. Экологлар каты көнүкреш калдыкларының, макулатураның, яраксызланган автомобиль шиннарының, агач эшләнмәләренең, төзелеш һәм башка төр калдыкларның туфракка урнаштырылган булуын билгеләде, бу исә "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" 7-ФЗ номерлы федераль закон белән тыела (51 ст. 2 п.). Чулман аръягы идарәсе инспекторлары билгеләп узганча, табигать саклау законнарын бозучылар РФ КоАП 8.2 ст. (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, төп катламны җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү”) нигезендә җаваплылыкка тартылачак.
Түбән Камада бүген шәһәр урамнарын язгы җыештыру эшенә старт бирелде. Территорияне тиешле экологик торышка китерү максаты белән Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты һәм шәһәр учреждениеләре хезмәткәрләре кече өмәгә чыкты. Ведомстволарда һәм идарәләрдә эшләүчеләр Советлар Йорты каршындагы мәйданда карны таратты, күпфункцияле үзәк һәм хакимият бинасы территориясен җыештырды.
Чаллыдагы 150дән артык мәктәп укучысы шәһәрнең "Рәхим итегез, сыерчыклар!" экологик акциясенә кушылды. Ирекле затлар елына һәм Экологик куркынычлылыктан яклау көннәренә багышланган чарада шәһәрнең 25 мәгариф учреждениесе катнашты. Акция кысаларында "Кошлар өчен иң яхшы оя" конкурсында җиңүчеләр билгеләнде, "Балыкчы карчыга – 2018 ел кошы" плакатлар конкурсы һәм "Кошлар турниры" интеллектуаль конкурсы уздырылды. Уен форматында укучылар экологик станцияләрне узды, кошлар турында табышмакларга җавап эзләде, сорауларга җавап бирде һәм табигать саклау темасына биремнәр үтәде.