Химик реакцияләр калейдоскобы. Яшь буалылар экологик лабораториядә булды

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Дистилляцияләүче су нәрсә ул һәм республикада һаваны ничек тикшереләр? Буаның "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенең Махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясенә экскурсиядә булдылар. Биредә аларны "Химик реакцияләр калейдоскобы" көтә иде. "Безнең нәни кунакларыбызга күрсәтелгән анализлар матдәләрне төрле төсләргә буяуны күздә тота. Бу һәрвакытта да балаларда кызыксыну уята һәм аларны пробиркаларга һәм мензуркаларга җәлеп итә", – дип сөйләде идарә белгече Альбина Гайнуллина.

Буаның яшь экологлары сынауларны бик зур кызыксыну белән күзәтте, шул ук вакытта теге яки бу матдәнең анализ барышында нинди төскә керүен дә алдан әйтә бардылар. Лаборатория белгечләре Буаның яшь экологларын үзләренең эшләрендә кулланыла торган җайланмалар белән таныштырды, мондый химик реактивларның нәрсә булуы һәм мондый сынауларның ни өчен пыяла савытта уздырылуы турында сөйләде. "Без үзебезнең яшь кунакларга табигатькә карата җаваплы караш сеңдерергә омтылабыз. Бәлки, бу дәрес аларның кайсыберләре өчен һөнәри юнәлеш бирер", – дип билгели Альбина Гайнуллина.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International