Әйләнә-тиршлекне саклауда һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүдә алдынгы казанышлар өчен халыкара экологик "EcoWorld"-2018 премиясе лауреаты исемен алырга теләүчеләр өчен Россия табигый фәннәр академиясе конкурс игълан итте. Оештыручыларның максаты – Җир шарында тормышны саклау өчен үз ролләрен аңлау өчен кешеләрдә иҗтимагый үзаң формалаштыру.
Конкурста катнашу өчен әйләнә-тирә мохитне саклау өчен юнәлдерелгән проектларны, программаларны һәм акцияләрне гамәлгә ашырган предприятиеләр, фәнни һәм иҗтимагый оешмалар, авторлык коллективлары һәм битараф булмаган гражданнар чакырыла.
Халыкара "EcoWorld"-2018 экологик премиясе 6 номинация буенча бирелә:
1. Экологик сәясәт һәм әйләнә-тирә мохит:
дәүләт һәм төбәк дәрәҗәләрендә экологик сәясәтнең төп нигезләмәләрен билгели торган норматив хокукый документларның проектларын эшләү, экологик программаларны эшләү һәм гамәлгә ашыру, әйләнә-тирәлек торышына комплекслы мониторинг оештыру, табигать саклау чараларын саклау.
2. Экологик белем бирү, агарту һәм культура:
әсбаплар, белем бирү пособиеләре, сәнгатьле әсәрләр (әдәбият, рәсем сәнгате, архитектура, музыка, кино, театр өлкәсендә) иҗат итү, шулай ук халыкның экологик белем һәм экологик культура дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән проектларны, программаларны һәм акцияләрне гамәлгә ашыру.
3. Экологик эшләнмәләр, ресурс саклаучы һәм калдыксыз технологияләр:
әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән экологик эшләнмәләрне гамәлгә ашыру, ресурс саклаучы һәм калдыксыз, табигатьтән рациональ файдалануга һәм әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны киметә торган яки мондый йогынтыны ясамый торган технологияләрне булдыру.
4. Экологик куркынычсыз товарлар һәм туклану продуктлары:
әйләнә-тирәлекне пычратмый торган товарларны һәм кеше сәламәтлеге өчен куркынычсыз булган туклану ризыкларын ясау.
5. Экология һәм кеше сәламәтлеге:
әйләнә-тирә мохит (һава, туфрак, сулыклар, эчә торган су, туклану ризыклары) сыйфатын арттыруда гамәли чишелешләргә юнәлдерелгән һәм халыкның сәламәтлеген яхшырту мөмкинлеген бирәә торган проектларны, программаларны һәм акцияләрне гамәлгә ашыру.
6. Биөтерлелекне һәм ландшафтларны саклау:
ландшафтларны һәм биотөрлелекне (су һәм җир өсте экосистемаларында сирәк очраучы биологик төрләрне саклауга һәм торгызуга) гамәли саклауга һәм торгызуга юнәлдерелгән проектларны, программаларны һәм акцияләрне гамәлгә ашыру.
Конкурста катнашу шартлары турында белешү, заявка тапшыру түбәндәге сайт аша: www.raen.info.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте